Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Яңа Шашы укучылары лагерь белән хушлашты

Әтнәнең Яңа Шашы укучылары лагерь белән хушлашты Кышкы каникуллар башлангач та без "Кар бөртекләре" мәктәп яны лагерена йөри башладык. Анда вакытыбызны бик күңелле үткәрдек: төрле спорт ярышларында, рәсем конкурсларында, иҗади бәйгеләрдә катнаштык. Кышкы спорт уеннары буенча "Кече спартакиада" уздырдык. Һәр иртәне гимнастика белән башладык. Шашка турнирында, чаңгы ярышларында җиңүчеләрне билгеләдек....

Әтнәнең Яңа Шашы укучылары лагерь белән хушлашты Кышкы каникуллар башлангач та без "Кар бөртекләре" мәктәп яны лагерена йөри башладык. Анда вакытыбызны бик күңелле үткәрдек: төрле спорт ярышларында, рәсем конкурсларында, иҗади бәйгеләрдә катнаштык. Кышкы спорт уеннары буенча "Кече спартакиада" уздырдык. Һәр иртәне гимнастика белән башладык. Шашка турнирында, чаңгы ярышларында җиңүчеләрне билгеләдек. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Иң күңеллесе - Әтнәдәге боз шәһәрчегенә сәяхәт булды. Без анда рәхәтләнеп чана шудык, тимераякта йөрдек. Көнозын компьютер мониторына текәлеп утырганчы, саф һавада күмәк уеннар мең өлеш файдалырак та, кызыграк та икән бит! Безгә балачак бәйрәмнәре бүләк иткән вожатый апаларыбыз Илсия Данил кызына һәм Чулпан Зөфәр кызына без бик рәхмәтле. Җитәкчебез Надежда Руллановна безнең ялыбызны күңелле итеп оештыру өчен янып йөрде, төрле конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде. Ә Алия Рависовна безне һәр көнне тәмледән тәмле ризыклар белән сыйлады. Алар безне үзләренең бала чакларында уйнаган уеннарына өйрәттеләр. Миңа калса, безнең әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның бала вакытлары уеннарга бай булган ахры. Күбрәк хәрәкәтләнгәнгә күрә алар сәламәт һәм озын гомерле булганнар. Замана балаларына хәрәкәт җитми, диләр. Без дә шуңа төшендек. Менә санаулы көннәр үтеп тә киттеләр. Бүген без лагерь белән хушлаштык, дуслар белән вакытлыча гына саубуллашып өйләргә таралыштык. Ләкин көн саен тау битендә шугалакта очрашырга сүз куештык. Каникуллар дәвам итә бит! Кышкы матур көннәрнең рәхәтен белеп калырга кирәк. Әтнә районы Яңа Шашы урта мәктәбенең "Кар бөртекләре" мәктәп яны лагеренда үткәрелгән спорт уеннары: "Кече спартаиада": Күңелле стартлар, Чаңгы ярышы, Чана шуу, Тимераякта йөрү, Флешмоб, Шашка турниры, Бадминтон, Настольный хоккей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев