Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Яңа Шашы мәктәбендә мини футбол мәйданчыгы ачылды

Мини футбол уйнау өчен чираттагы уен мәйданчыгы Яңа Шашы мәктәп яны участогында ачылды. Без килгәндә мәйданчык бала- чага тавышыннан шау-гөр килеп тора иде. Кыз - малай дип аерып тору юк, туп артыннан йөгерәләр. Мини футбол мәйданчыгы ачылуга да алардан да бигрәк куанган кеше булмагандыр." Рәхәтләнеп уйныйлар, вакытлары булуга - шунда...

Мини футбол уйнау өчен чираттагы уен мәйданчыгы Яңа Шашы мәктәп яны участогында ачылды.

Без килгәндә мәйданчык бала- чага тавышыннан шау-гөр килеп тора иде. Кыз - малай дип аерып тору юк, туп артыннан йөгерәләр. Мини футбол мәйданчыгы ачылуга да алардан да бигрәк куанган кеше булмагандыр." Рәхәтләнеп уйныйлар, вакытлары булуга - шунда йөгерәләр", - дип елмая мәктәп директоры Илгиз Халиков та. Ачылу уңаеннан үткән тантанада да укучыларны котлап, спортта яңа уңышларга ирешүләрен теләде абыйлары. Шунда ук Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев һәм авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов мәктәп укучыларының шатлыгын уртаклашты. Әтнә сәнгать мәктәбенең "Алчәчәк" бию коллективы исә барлык кунакларга үзенең заманча биюен бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев