Әтнә таңы

Әтнәнең ял паркында тагын ниләр эшләнә

«Паркта ял итәселәр бар әле", "Бездә дә парк булачак" исемдә дөнья күргән язмаларны газета укучылар яхшы хәтерлидер. Әлеге язмаларда без, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, 2015 - парклар һәм скверлар елы дип игълан ителүе хакында хәбәр иткән идек. Шул уңайдан, республикада әлеге программа кысаларында заманча парк һәм скверлар төзеләчәге...

«Паркта ял итәселәр бар әле", "Бездә дә парк булачак" исемдә дөнья күргән язмаларны газета укучылар яхшы хәтерлидер.

Әлеге язмаларда без, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, 2015 - парклар һәм скверлар елы дип игълан ителүе хакында хәбәр иткән идек. Шул уңайдан, республикада әлеге программа кысаларында заманча парк һәм скверлар төзеләчәге турында да яздык. Әлеге программаның максаты - киң җәмәгатьчелекне территорияләрнең комплекслы үсешенә, аларны яшелләндерү һәм төзекләндерү, шулай ук кеше тормышы өчен уңай шартлар булдыруга җәлеп итү иде. Әлеге максатларны күздә тотып, район үзәгенең Шиһабетдин Мәрҗани урамында да ял паркы булачагы турында күзалладык. Ышанасы да килмәгән проект акрынлап тормышка аша башлады. "Парклар һәм скверлар" программасы 3-4 елны үз эченә алып, ел саен биредә нинди дә булса эш башкарылып, ял паркы күпләрнең яраткан урынына әйләнде.

Реклама

Һәркемнең күз алдында, өч гектарга якын җирдә иң элек агачлар утыртылды. Аннары проект нигезендә тиешле урыннарга брусчаткадан сукмаклар җәелде. Узган ел биредә бик күп хезмәт башкарылды. Спорт һәм ял итү урыннары булдырылды. Шулай ук балалар мәйданчыгы эшләнде. Паркны яшелләндерү һәм матурлау максатыннан төрледән-төрле, үзгә чәчәкләр, янәдән куаклар утыртылды. Газон үләне чәчелде. Проект кысаларында яктырткыч утлары куелды. Паркка килүчеләргә утырып тору өчен урындыклар урнаштырылды. Моннан тыш, чүп савытлары, велопраковка ясалды.

Быел да биредә кар эрү белән кабат эш башланып китәчәк. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә обелиск куелачак. Шулай ук фонтан урнаштыру да көтелә. Күз алдында парк матурланды. Әмма бер ләкин бар. Шул матурлыкны саклый алсак иде. "Һичьюгы бер өч ел чәчәкләрне, агач-куаклар үсеп киткәнче өзмичә, йолкымыйча, сындырмыйча сакласак, район халкының рәхәтләнеп ял итә торган урынына әйләнәчәк", - диләр шушы матурлыкны тудыручы лар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: