Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең яшь белгечләренә матди ярдәм күрсәтелә

Районнардагы дәүләт ветеринария берләшмәләренә эшкә кабул ителгән яшь белгечләргә (30 яшькә кадәр) өч ел дәвамында ай саен өстәмә акча түләячәкләр. Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе шундый карар кабул итте. Шушы юнәлештә алган югары белемле белгечкә - 10, урта махсус һөнәри белемле белгечкә - 8, махсус белеме булмаган хезмәткәргә 5...

Районнардагы дәүләт ветеринария берләшмәләренә эшкә кабул ителгән яшь белгечләргә (30 яшькә кадәр) өч ел дәвамында ай саен өстәмә акча түләячәкләр. Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе шундый карар кабул итте.

Шушы юнәлештә алган югары белемле белгечкә - 10, урта махсус һөнәри белемле белгечкә - 8, махсус белеме булмаган хезмәткәргә 5 мең сум түләнәчәк. Ветеринария өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечләр социаль-көнкүреш шартларын яхшырту өчен дә ярдәм алачак. Әгәр хезмәткәрнең махсус белеме юк икән, бер тапкыр ул - 15, урта махсус белемле булса - 25, шушы юнәлештәге югары белемле белгеч 35 мең сум алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев