Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең "Яшь гвардия"се эшчәнлеге уңай бәяләнде

Иннополиста «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» хәрәкәтенең Татарстан бүлегенең VIII отчет-сайлау конференциясе булып узды. Әлеге оешманың Әтнә бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин конференциядә делегат буларак катнашты . Конференция эшендә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул " Яшь гвардия" нең Татарстан бүлеге эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм...

Иннополиста «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» хәрәкәтенең Татарстан бүлегенең VIII отчет-сайлау конференциясе булып узды. Әлеге оешманың Әтнә бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин конференциядә делегат буларак катнашты .

Конференция эшендә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул " Яшь гвардия" нең Татарстан бүлеге эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм аның яшьләрне республика тормышында актив катнашуларына йогынты ясауда төп роль уйнавын ассызыклады.

«Яшь гвардия» хәрәкәте республиканың төрле юнәлештә эшләп килүче барлык яшьләр оешмаларын берләштерә."Ул яшьләрдә мөһим лидерлык күнекмәләрен алуга зур мөмкинлекләр бирә",- дип басым ясады президент.

Ирек Мөхәммәтшин әлеге хәрәкәтнең Әтнә җирле бүлеген 2014 елдан бирле җитәкли. Конференция барышында ул районда эшләп килүче бүлекнең эшчәнлеге белән таныштырып, доклад белән чыгыш ясады. " Яшь гвардия" хәрәкәте - "Бердәм Россия" партиясенең аерылгысыз бер өлеше. Бүгенге көндә әлеге хәрәкәт үз эченә 174 кешене ала. Активистлар күп кенә мәдәни проектларда, чараларда, акцияләрдә катнашып килә",- диде ул үзенең чыгышында. " "Бердәм Россия" партиясе белән берлектә "Кадерле Ветеран", " Политзавод" акцияләрендә катнашу, Балаларны яклау көне уңаеннан төрле чаралар,асфальтта рәсем ясау буенча конкурслар, спорт көннәре, Мөселман сабантуе үткәрүдә башлап йөрү - болар барысы да яшьләр хәрәкәтенең төп эш юнәлешләре. Билгеле, бу эшләр район хакимиятенең ярдәме һәм теләктәшлеге белән бергә тормышка ашырыла ."

"Яшь гвардия" яшьләр хәрәкәтенең Әтнә җирле бүлеге эшчәнлеге конференция делегатлары арасында иң югары бәягә лаек булды. Бүлек җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшинга Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан " Рәхмәт хаты" һәм исемле сәгать тапшырылды. Бу исә бүлек җитәкчесенең, аның урынбасары Лидия Хабибуллинаның һәм гомумән район яшьләренең тырыш хезмәтенә лаеклы бәя бирелүе турында сөйли. Киләчәктә дә уңышлар аларга.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев