Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең яшь шагыйрәсе яза

Таныш булыгыз - Раилә Нигмәтҗанова. Арча районы Утар Аты авылы кызы, бүгенге көндә Иске Мәңгәр авылында тормышта."Гәрәбә" шигырь бәйгесенең "Ядкәр гәрәбә" номинациясе җиңүчесе. Намазга чакыра халыкны авылымда азан тавышы. Намазлыкка нурлар чәчә, Алтын кояшның балкышы. Кулымны күтәреп күкрәгемә, Юнәлдем кыйбла каршына. Иләәһи ният кылдым дип Кердем намазым башына. Йөрәк түрләремнән...

Таныш булыгыз - Раилә Нигмәтҗанова. Арча районы Утар Аты авылы кызы, бүгенге көндә Иске Мәңгәр авылында тормышта."Гәрәбә" шигырь бәйгесенең "Ядкәр гәрәбә" номинациясе җиңүчесе.

Намазга чакыра халыкны
авылымда азан тавышы.
Намазлыкка нурлар чәчә,
Алтын кояшның балкышы.

Кулымны күтәреп күкрәгемә,
Юнәлдем кыйбла каршына.
Иләәһи ният кылдым дип
Кердем намазым башына.

Йөрәк түрләремнән алып
Укыйм намаз сөннәтен.
Күңелләргә савап йөгерә,
Зурдыр намазга хөрмәтем.

Читләшәм яман кешеләрдән,
Арынам начар гөнахтан.
Йөзләремә җылы бөркелә,
Алам савап мин Аллаһтан.

Авылымда азан тавышыдыр,
Дәшә мине намаз каршына.
Кулымны югары күтәрдем,
Юнәлдем кыйбла тарафына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев