Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең яшь шахматчылары - җиңүчеләр

Казанның Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр 2009-2012 елгы балалар арасында барган классик шахмат буенча Г.И.Сатонина ачык мемориалы төгәлләнде. Шәһәрләрдән генә килгән шахматчылар катнашкан бу бәйгедә районыбызның яшь шахматчылары да көч сынашты. Һәм көтелмәгән, дөресрәге, көтеп тә ышанып җитә алмаган җиңү - Азалия Мифтахова 3 урын яулады....

Казанның Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр 2009-2012 елгы балалар арасында барган классик шахмат буенча Г.И.Сатонина ачык мемориалы төгәлләнде.

Шәһәрләрдән генә килгән шахматчылар катнашкан бу бәйгедә районыбызның яшь шахматчылары да көч сынашты. Һәм көтелмәгән, дөресрәге, көтеп тә ышанып җитә алмаган җиңү - Азалия Мифтахова 3 урын яулады. Бәяләү гомуми ясалды, бернинди авыл районнарына да бүлү булмады, хәер, алар килмәгән дә иде.

"Мин махсус алып бардым, өйрәнерләр, остарырлар, дидем. Ә алар бик яхшы уйнады. Самат Шәрәфиев тә 6 балл туплады. 87 шахматчы арасында 4 урын яулады. 1 урында - Түбән Кама, 2 урында - Казан, 3 урында - Әтнә... - дип юлдан шалтыратты шахмат тренеры раил Шакиров. Самат балалар-яшүсмерләр катнашындагы шахмат турнирында да катнашып, 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев