Әтнә таңы

Әтнәнең яшь шахматчылары уңышы

Яшел Үзәндә Бөек Җиңүгә багышланган, балалар арасында XXII язгы төбәкара шахмат турниры узды. Бәйгенең ни дәрәҗәдә зур булуын Татарстанның оста шахматчыларыннан тыш, Мари Эль, Чуваш Республикасы вәкилләре дә катнашу күрсәтә. Өч яшь төркемендә - 2006-2007, 2008 һәм 2009 елгы балалар бәйгесендә безнең районның да 8 яшь шахматчысы көч сынашты. Тренерлары...

Яшел Үзәндә Бөек Җиңүгә багышланган, балалар арасында XXII язгы төбәкара шахмат турниры узды. Бәйгенең ни дәрәҗәдә зур булуын Татарстанның оста шахматчыларыннан тыш, Мари Эль, Чуваш Республикасы вәкилләре дә катнашу күрсәтә. Өч яшь төркемендә - 2006-2007, 2008 һәм 2009 елгы балалар бәйгесендә безнең районның да 8 яшь шахматчысы көч сынашты. Тренерлары Раил Шакиров: "Гомумән алганда безнекеләр начар чыгыш ясамадылар. Аеруча 2009 елгылар арасында 2 урын яулаган Азалия Мифтахова һәм Самат Шәрәфиевне аерым билгеләп үтәргә була", - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: