Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең ятим балаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

20 ноябрь көнне Россия Федерациясе субъектларында Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне буларак билгеләп үтелә. Бу хакта Әтнә районы прокуроры Нурия Сабирҗанова аңлатып китте. - Әлеге чараның максатчан төп группалары булып: әти-әни күзәтүеннән башка калучы ятим балалар, балалар, шулай ук лараның законлы булган вәкилләре, үз гаиләләренә бала алырга теләкләре булучылар, шулай...

20 ноябрь көнне Россия Федерациясе субъектларында Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне буларак билгеләп үтелә. Бу хакта Әтнә районы прокуроры Нурия Сабирҗанова аңлатып китте.

- Әлеге чараның максатчан төп группалары булып: әти-әни күзәтүеннән башка калучы ятим балалар, балалар, шулай ук лараның законлы булган вәкилләре, үз гаиләләренә бала алырга теләкләре булучылар, шулай ук инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре бушлай юридик ярдәм күрсәтүне сорый алалар.

Шушы көнне Әтнә райолн прокуратурасында сәгать 13.00дән 16.00гә кадәр шушы төркемгә керүчеләрне кабул итәчәкбез. Шулай ук 2-15-60, 2-15-61 телефоннарына шалтыратып алдан язылу һәм киләсе вакытыгызны әйтү мөмкинлеге бар. Сорауларны язмача Олы Әтнә авылы, Бәдри Зиһаншин урамы, 8нче йорт адресы буенча яки Atn.Prok@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Гаризаларны язмача һәм телдән дә бирергә була. Мөмкинлекләре булмаган кешеләргә шмкаятьләрен язуда хокукый ярдәм күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев