Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең ятим калган урамы

Ятим калган урам башлары Ударник урамының 30 метр башы, Ферма урамының 40 метр башы, аталары сугыштан кайтмаган аталарын көткән ятим балалар күк, үз урамнары белән кушылу өчен көтеп яталар. Шуннан чишмәгә суга баралар. Техникумга укырга балалар бара, шулай ук укытучылар да… Әтнәнең бөтен урамнарын асфальт юллы иткән өчен авыл халкы...

Ятим калган урам башлары

Ударник урамының 30 метр башы, Ферма урамының 40 метр башы, аталары сугыштан кайтмаган аталарын көткән ятим балалар күк, үз урамнары белән кушылу өчен көтеп яталар. Шуннан чишмәгә суга баралар. Техникумга укырга балалар бара, шулай ук укытучылар да… Әтнәнең бөтен урамнарын асфальт юллы иткән өчен авыл халкы районыбыз җитәкчесе Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовка чын күңелдән рәхмәт укый. Бер буш вакытыгыз булып шул урам башларын карап китсәгез бик әйбәт булыр иде. Бәлки ул урамнарны да асфальтлап булыр, дип яза бер "Әтнәле".

Аноним хатларга җавап бирелмәгәнлеген белсәләр дә, менә шундый хатлар язарга ярата безнең халык, исем фамилиягезне язып сорасагыз да, бу хат өчен Себергә җибәрмәсләр иде. Чөнки авыл эчендәге тәртип, халыкның көнкүреше җитәкчеләрне дә сездән ким борчымый. Ә хатта күтәргән мәсьәләне, сез язган ятим калган урам башлары турында 12 август санында (№58) "Безнең дә туфли киясе килә" дигән язмамда язып чыккан идем, җавап шул ук: - Ударник урамы башына килгәндә, "Бу арада да асфальт була, анысы икенче программа нигезендә киләсе елга җәелә, - дип аңлаткан иде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев