Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең әйләнгеч юлын асфальтлыйлар

Максатчан программа нигезендә Олы Әтнәнең "Затлы" кибете каршындагы әйләнгеч юлын яңарталар - асфальтлыйлар.

Башладылар дию дөрес тә булмас: әнә, әле генә тотынганнар иде, бер як полосага асфальт җәеп, тигезләп тә куйганнар. Бу мәкалә дөнья күргәндә, әлеге асфальттан машиналар җилдерүен күреп гаҗәпләнә күрмәгез. Тик онытылып китеп, тизлекне тиешледән арттырмагыз. Ул тирәдә җәяүлеләр, укучы балалар еш йөри.

"Татавтодор" егетләре белән аралаштым.

- Тырышабыз инде, бу юл үзебезгә дә ошый. Ә беләсезме, зур машина, тракторлар белән йөреп, шушы юлны үзебез үк җимереп бетерәбез. Югыйсә, озак еллар хезмәт итәр иделәр, - диләр.

Юлны саклап тотыйк, җимермик җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев