Әтнә таңы

Әтнәнең Югары Көегендәге Үбәк һәм Көбәк бабайлар... (дәвамы)

Бәрәзә зиратында да Мостай улы Рәфик ташы булган. Бу да Мәмәт шәҗәрәсендәге Мостай. Бәрәскәдә язып алынган шәҗәрә дә Мәмәт шәҗәрәсе белән бәйле (М.Әхмәтҗанов. Татар археографиясе. Казан, 2011). Хан Кирмән - Атнаш - Мостай - Ваһап - Латыйп - Кадыйр - Хөснетдин - Мөхәммәтхан (Б.В.С. Үлә) Шәҗәрәдәге Ваһаптан югары ягы буталган,...

Бәрәзә зиратында да Мостай улы Рәфик ташы булган. Бу да Мәмәт шәҗәрәсендәге Мостай. Бәрәскәдә язып алынган шәҗәрә дә Мәмәт шәҗәрәсе белән бәйле (М.Әхмәтҗанов. Татар археографиясе. Казан, 2011). Хан Кирмән - Атнаш - Мостай - Ваһап - Латыйп - Кадыйр - Хөснетдин - Мөхәммәтхан (Б.В.С. Үлә) Шәҗәрәдәге Ваһаптан югары ягы буталган, күп буыннар төшереп калдырылган. Бәрәзә, Бәрәскә, Иске Өҗем мәгълүматлары тарихи дөреслекне күрсәтәләр.

Мәмәт шәҗәрәсе белән Иске Мәңгәрдә язып алынган шәҗәрә туры килә. Ул Иске Өҗемнән Иске Мәңгәргә күчеп килгән Уразбакты нәселе. Уразбакты - Яңасир (Яисәет) - Ишмөхәммәт - Әмир - Билал - Нигъмәтулла - Хәбибулла - Габделнәгыйм (1902 елда 97 яшьтә Иске Мәңгәрдә үлә).

Мәмәт шәҗәрәсе, шулай итеп берничә авыл белән бәйләнгән. Түбән Көек һәм Югары Көек авылларына да бу нәселдән булган (Мәмәт шәҗәрәсе) Үбәк һәм Көбәк бабаларыбыз нигез салган.

1590 елда Иске Мәңгәрдә князь (морза) Яушевлар, Еники морзалар яшәгән. Яушевның улы Багыш Яушев белән Еники морза кодалар булганнар. Багышның кызы Еникиның улына барган.

1602-1603 елларда Иван Болтин төзегән исәп кенәгәсендә Сабакай Еникеевның Бәрәскә авылы янында җирләре булуы (1556-1557 еллар) әйтелә. Казан өязенең 1647-1656 еллардагы тасвир кенәгәсендә (Писцовая книга Казанского уезда 1647-1656 гг. М, 2001) Верески Малые, ягъни Түбән Бәрәскә авылы булганлыгы теркәлгән. Бу елларда Түбән Бәрәскәнең казаклы татарлары Көбәк һәм Кадрәк Сабакаевлар биләгән игенлек җирләре 182 дисәтинә булган.

Түбән Көек һәм Югары Көек аралыгындагы басуны авыл кешеләре Җәнәкәй дип йөртәләр. Бу басу аша үтүче юлны - Аркылы юл, ә Арылар Җәнәкәй юлы диләр. Галим М.Әхмәтҗанов фикеренчә, Җәнәкәй - Еники инде ул. Урыс администрациясе исәп алу вакытында Җәнәкәй-Җанәкәне - Еникига, Сүбәкәйне - Сабакайга әйләндергән. Сүбәкәйнең Үбәк икәне күренеп тора.

Югары һәм Түбән Көек яннарында Иске Мәңгәрдә яшәгән Еники морза һәм аның улларының урманнары, чәчүлек җирләре булган. Авыл шул кешеләрнең җирләренә, аларның оныклары тарафыннан салынган. Менә шуның өчен дә ике авылның да документлар нигезендә төзелгән шәҗәрәләре Үбәк һәм Көбәккә чыкмаган икән.

Һәр ике авылда да өлкәннәр, Югары һәм Түбән Көекнең Бәрәскәдән күчеп килгән кешеләр тарафыннан нигезләнүен әйтәләр. Хәзер монысы да аңлашыла. Үбәк (Сүбәкәй) һәм Көбәкнең чәчүлек җирләре Бәрәскәдә булган икән бит. Үз чиратында Үбәк һәм Көбәкнең әтиләре Еники (Җәнәкәй, Җанәкә) морза да югарыда әйтелгән Мәмәт шәҗәрәсе белән бәйләнгән. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән Җәнәкәй, Җәнәкәй юлы җирле атамалары безгә авыл тарихын ачыкларга ярдәм итте. Хәзер Югары Көек авылында Кырымбай белән Уразайны Үбәк һәм Көбәк белән бәйләүче буынны табасы кала.

Җәнәкәй исемле төбәктә, Югары Көектән ерак булмаган коры елгаларга бай булган урынны Җавыш диләр. Бу урында да Яуш морза җирләре, урманнары булган. Җирле атама шуны сөйли. Яуш белән Еники кодалар бит. Еники морза мирасы Багыш князь Яушев кулына 1590-1591 елларда күчә (өлешчә). (М.Әхмәтҗанов. Олы Мәңгәр авылы тарихы. Казан, 2000).

Түбән Көек (Олы Көек) һәм Югары Көек (Көек, Кече Көек) авыллары Үбәк, Көбәк җирләрендә урнашкан. Бу авылларга башка җирләрдән күчеп килүчеләр дә булган. Сафа Гәрәйне Казан тәхетенә утырткан Нугай морзалары өчен Алат тирәсенә килеп төпләнергә рөхсәт бирелә. Алат, Бәрәзә, Бәрәскә, Күәм (алар белән бәйле Байчыга, Югары Көек, Түбән Көек, Әйшияз) авыллары халкын формалаштыруга Нугай Урдасы татарлары да кушыла (М. Әхмәтҗанов. Авыл исемнәре ни сөйли? "Татарстан" журналы, 1997 ел, №3, 20-26 битләр).

Өлкәннәр сөйләвенә караганда элек Югары Көек урынында марилар да яшәгән. Берсе күчеп киткән, ә Моканай дигәне монда калып татарлашкан. 1716 елгы архив язмаларында Көек авылында Буканайко Аитов (т.1698-1768) яшәве күрсәтелә. Бу - Моканайның русча язмышы. Шәҗәрәнең шуннан соңгы буыннарында татар исемнәре китә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: