Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең юридик затларына да кагыла

Язгы каникуллар якынлаша. Шушы уңайдан Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов Олы Әтнә мәктәбендә укучылар белән очрашу узлдырды. Аның барышында укучыларга махсус буклетлар һәм яктылык кайтаргыч элементлар тапшырылды. Мондый очрашуларны башка мәктәпләрдә дә оештыру күздә тотыла. Ә инде кагыйдә бозуларгша килгәндә, узган атна барышында барлыгы 52 кагыйдә бозу...

Язгы каникуллар якынлаша. Шушы уңайдан Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов Олы Әтнә мәктәбендә укучылар белән очрашу узлдырды. Аның барышында укучыларга махсус буклетлар һәм яктылык кайтаргыч элементлар тапшырылды. Мондый очрашуларны башка мәктәпләрдә дә оештыру күздә тотыла. Ә инде кагыйдә бозуларгша килгәндә, узган атна барышында барлыгы 52 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында алтысы машинаның төзек булмавы, берәр - җәяүлеләр юлына чыккан, йөртү таныклыксыз йөргән, тукталышта икенче рәт булып баскан, документларын өйдә онытып калдырган, рульне йөртү хокукы булмаган затка биргән, машинаны җәяүлеләр йөри торган юлга куйган, тиешле юл билгесенә туктамау белән бәйле. Шулай ук вакытында штрафы түләнмәгән - ике, куркынычсызлык каешын такмаган - өч, номерлары укылмаган - 12, страховкасы булмаган килеш руль артына утырган 6 машина йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылган. " Штрафлары булучылар вакытында түләсеннәр иде. Бу физик затларга да, юридик затларга да кагыла. Ваемсызлыкның нәтиҗәсе аяныч булмасын", - ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев