Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең үз Гомәре бар!

Әтнәнең үз Гомәре бар! Районы беткәндә дә Әтнәне Әтнә итеп саклап калган халык театрын 46 ел җитәкләгән, шул чорда 105 спектакльне сәхнәгә куйган режиссер - легендар шәхес, 15 ноябрьдә 85 яшен тутыручы Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов 7 ноябрь кичендә Г.Камал театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан...

Театрга күп көч куеп саклап калып, үсешенә гомерен салган Марсель Сәлимҗановны искә алып, күз алдына китереп эшләнгән эш. Икенче яктан, үзебезнең театрга хезмәт итүче артистларыбыз, режиссерларыбыз музыкантлар, рәссамнарны, бөтенесе менә шушылай иттереп, халык алдында күрсәтеп, үзебезнең рәхмәтебезне шушы республика премиясе аркылы, аларга баш иеп әйтергә тырышабыз, - диде әлеге олы бүләкне тапшырыр алдыннан Республикабызның Дәүләт советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы.

Гомәр ага әлеге премияне кабул итеп алганда да горурландык. Без генә түгел, аны соңгы ун ел эчендә Казанда күрмәгән башкала халкы да алкышларга күмде. Чөнки халык театрын заманында берничә тапкыр Мәскәү сәхнәсенә менгезеп, коллективны профессиональ театрлар дәрәҗәсенә күтәргән, башка халык театрлары хыяллана да алмаганда иң әйбәт спектакльләрен Академия театры сәхнәсендә уйнаткан уникаль шәхес ул Гомәр абый! Әлеге бүләк тормышын сәхнәдә күргән, яшәешен театрга багышлаган, фидакарь хезмәте өчен Хөкүмәтебез тарафыннан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр ага Мәрдәновка бирелмәсә дөрес тә булмас кебек. Моны без - театр сәнгате өчен гомерен дә жәлләмәгән, театрдан башканы белмәгән, кешелекле, кечелекле, урыны-урыны белән кырыс, шул ук вакытта нечкә күңелле, тәвәккәл, үз сүзен әйтә белүче Гомәр ага тамаша залына үткәндә дә алкышлап каршы алган, басып олылап озаткан Әтнә халкы гына түгел, Гомәр аганы беренче чыгышыннан соң ук яратып өлгергән, озак күренмичә торса юксынган Казан тамашачысы да кабул итә алмас иде.

"Мунча ләүкәсен сәхнә иткән"

Бөек иҗат югалмый.12 яшендә укытучысы Тәскирә апа соравы буенча беренче мәртәбә сәхнәдә уйнаган һәм шул көннән бирле тормышын театрдан башка күз алдына да китерә алмаган, мунча ләүкәләрен сәхнә итеп, классташлары, авылдашлары белән спектакль әзерләгән, соңыннан катып үләрлек салкын клубта күлмәкчән шул спектакльне күрсәткән, 15 яшеннән клуб мөдире булып эшләгән, сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, ачлыктан әнисе Нәгыймә белән үзен бәрәңге саклап калган; соңрак театр училищесында белем алуга ирешкән һәм 1959 елдан үзешчән коллектив белән җитәкчелек иткән Иске Җогып авылы егете Гомәр Мәрдәновның тынгысыз хезмәте дә гомер буе бәяләнә. Кемнәр генә бәяләми аны, Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтчесе Софья Михайловна Ганиевич "Сәет Шәкүров пьесасы буенча куелган "Уракчы кыз" спектакле үзенең культурасы белән әсир итә...", дип яза. Әлеге спектакль белән Әтнә халык театры 1966 елда Бөтенроссия үзешчән сәнгать смотры лауреаты исемен яулый. Спектакльне сәхнәгә куйган һәм Дуамал Гәрәй ролен башкарган театрның режиссеры Гомәр Ханнан улына лауреат исеме бирелә. Аннан соң да коллектив бу мактаулы исемне кабат яулый әле. 1967 елның 15 феврале дә Гомәр аганың хәтеренә нык уелган. Бу көнне хәтта профессиональ коллективларга да үз сәхнәсен бирмәгән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында беренче мәртәбә үзешчән коллектив спектакль куя - әтнәләр "Уракчы кыз"ны Казан тамашачысына күрсәтәләр. Менә шул кичтән соң Әтнә халык театры куйган иң яхшы спектакльләрен Камал театры сәхнәсендә күрсәтә башлый. "Миңлекамал", "Туган туфрак", "Хәят", "Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм", "Һәйкәл", "Кичер мине, әнкәй", "Сөйдергеч бөтие"... - бу спектакльләрне "үзешчәнлеккә" бернинди ташлама бирмичә, башкала тамашачысы гаять югары бәяли. 1968 елда коллективка Татарстан АССРның Югары Советы Президиумының Почет грамотасы тапшырылып, артистларга күп кенә мактаулы исемнәр бирелә. 1969 елда Әтнә халык театры Уфа шәһәрендә узачак Россия зона смотрында катнашу хокукын яулый... 1997 елда Гомәр Мәрдәнов үзешчән артистлар каршына Туфан аганың беркем дә күрмәгән, беркем дә күрергә тиеш булмаган кулъязмасын китереп сала. Шулай итеп артистлар "Йөрәк маем" белән танышалар. "Без бит авыл малае" пьесасын әтнәләр сәхнәгә куясын белгәч, автор Туфан Миннуллин "Әсәрнең сюжеты хәзерге заман өчен актуальлеген югалтты, аны бу килеш куярга ярамый. Сез аз гына сабыр итегез", дип, атна ун көн эчендә үзгәртеп яза. Нәтиҗәдә Әтнә халык театры көн кадагына суккан, Татарстанда барган җир реформаларына мөнәсәбәтне ярып салган тирән эчтәлекле спектакль куя. Авторлар белән менә шундый элемтәдә эшләп уңышка ирешә Әтнә режиссеры.

"Күңелем тулды.... Каушадым"

Үткән хатирәләрне барлап, олы бүләк хакында сөйләшәбез. "Гомеремдә алай каушаганым юк иде, беренче тапкыр Камал сәхнәсендә югалып калдым. Мондый олы бүләк миңа бирелер дип башыма да кереп карамады, үзебезнең театр җитәкчелеге әлеге бүләккә тәкъдим итеп карыйбыз, дигәч тә кул гына селтәдем. Профессионаллар да җитәрлек, осталары да күп",- дидем. Соңыннан жюри әгъзаларының бертавыштан минем өчен тавыш бирүләрен ишеткәч, күңелем тулды. Шул ук вакытта куандым да. Иң элек Марсель Сәлимҗанов өчен, Хөкүмәтебезнең аның бөек хезмәтен зурлавына сөендем. Аннан соң Әтнә театрының дәрәҗәсе өчен куандым. Мине шушы театр яшәтте, шушы театр күтәрде. Минем тормышым аннан аерылгысыз, сәхнәдән гайре берни белми яшәдем... Тормышта төп терәгем дә, ярдәмчем дә, булышучым да, аңлаучым да хатыным Җәүһәрия булды.1960 елның 7 гыйнварында гаилә кордык. Менә шуннан бирле кулга-кул тотынып эшләдек, яшәдек. Иртәрәк китте, урыны оҗмахта булсын, әлеге бүләктә аның өлеше дә бихисап зур, куанып ятадыр... - ди һәр намаз саен аның рухына дога кылучы Гомәр Ханнан улы.

"Гомәр театр өчен туган"

Камал театры сәхнәсендә еш чыгыш ясасалар да, Марсель Сәлимҗанов белән Гомәр абыйның беренче мәртәбә очрашулары 1971 елда була.

  • Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" әсәрен сәхнәләштереп, Камал театры сәхнәсенә алып менәргә исәп. Мин халык театры режиссеры гына, профессиональ режиссерның фикерен ишетәсе килә. Марсельнең әтисе Хәким абый белән аралаша идек. "Марсельне бик тә Әтнәгә чакырасым килә. ШәҺәрдә туып үскән егет авылга кайтырмы икән?", - дип үтенечемне Хәким абыйга җиткердем. "Кайтыр, әйтермен мин малайга", - диде. Репетиция бара иде, мине арттан гына кертте дә: "Утырып тор. Аның артта да күзе бар, күрә ул, үзе килер",- дип юкка чыкты. Чынлап та, күп үтмәде, Марсель борылып карады да: "Исәнмесез, кем син?" - диде. Ул шулай коры гына сөйләшә иде. "Гафу итегез, мин Әтнәдән Гомәр Мәрдәнов". "Ишеткән бар". "Сез узган ел "Туган туфрак"ны куйдыгыз, миңа әсәр бик ошады, мин аны Сәет абыйдан алдым,( ул вакытта театрда администратор булып эшли иде) куеп бетерә яздым, сезгә күрсәтәсем килә, төзәтәсе җирләре дә бардыр, сезнең ярдәм кирәк, мин шул әсәрне чып-чынлап барып Академия театрында уйнарга исәплим. Буламы шул?" - дим. Бераз торды да: "Тукта, репетицияне бетерим инде",- дип китте. Бетте репетиция. Аннан соң: "Йә, әйдә сөйләшик, - дип килде. "Мин җомга көнне килеп алам, шимбә көнне коллективны җыеп карыйбыз, ял көнне китереп куям", - дим. "Ярар", - диде бу."Йа, Аллам", дип җиңел суладым, килде-китте генә кеше түгел бит. Ул чакта машиналар бик юк, автобус йөреп тора, киттем автобус белән Камал режиссерын алып кайтырга. Таксилар бар. Барып сөйләштем дә, такси безне Әтнәгә кайтарды. 27 март иде ул. Аяк асты пычрак, Марсель туфлидән. Пычрак ерып безгә кайтып чәй эчтек тә, спектакль карарга киттек. Бер пәрдәне карап, киңәшләрен бирде дә: "Бүген ял итик, иртәгә сәгать 9га килербез", - диде. Минем эчкә җылы керде. Икенче көнне шул сәгатькә бардык. Дәү гәүдәле, хикмәт кеше иде ул. Галәмәт җиңелчә үзе, ыштаннарын күтәрә-күтәрә сәхнәгә йөгереп менә, йөгереп төшә. Ул спектакльдә Наил Сабиров, Җәүһәрия, Дамирә, Реваль Мөхтәровлар уйнады... Өч тапкыр карады спектакльне. "Булдырасыз", дип бәяләп китәргә җыенды. Яшь чак, уйлап та бетермәгәнмен инде, машина сорасам колхоз рәисләре бирми калмас иде, мин билет алып, автобуска утыртып җибәрдем Марсель Сәлимҗановны. Үзе дә машина сорамады, "Ярый миңа автобус та", - диде. Башка аяк та атламас инде бу безгә дип озатып калдым. Ә ул безнең бәхеткә һәр елны Әтнәгә кайтты. Хакимият башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы белән танышып, аны хөрмәт итеп яшәде. Бу хөрмәт ике яклы иде. Соңыннан театрның директоры Рәшидә апа Җиһаншина аптырап: "Ничек алып кайта алдың син Марсельне Әтнәгә?" - дип сорап та йөрде әле. Өйләнгәч Гөлнар ханым белән бергәләп кайттылар. Гаилә дусларына әйләндек. Сабантуйларында бәйрәм иттек, 30 ел аралашып яшәдек. Ике елга бер мәртәбә спектакль куярга булышкан олы зат ул Марсель, минем аңа рәхмәтем бик зур. Буләк биргәндә ул сөйләгәндә язылган язманы тыңлаттылар. " Гомәр театр өчен туган... ", дип Марсель сөйли башлауга, тамагыма төер утырды, күземә яшь тулды. Без шулкадәр матур яшәдек, Марсель Сәлимҗанов булмаса, без, Әтнә театры, бу кадәр уңышларга ирешә алмаган булыр идек. Ул үз эшенең чын остасы иде мәрхүм..."- Гомәр абый сөйләгәндә колагымда Марсель абыйның "Әтнәне мин бик яратам. Безне бу театр белән язмыш бәйләде, кулдан килгән кадәр ярдәмләшеп яшибез..." , дигән сүзләре яңгырагандай булды. Шул ук театрның 80 еллыгын бәйрәм иткән кичәдә Туфан ага Миңнуллин да "Мин үзем Кама Тамагыннан. Бүген менә "Ник Әтнәдә тумадым икән?" дигән фикер килде башка. Без барыбыз да халыкка хезмәт итәбез. Ә ул театрсыз яши алмый. Уйнамасаң үзе уйный башлый. Сез менә шундый театр. Кама Тамагы малае язган әсәрне ("Без бит авыл малае") сәхнәгә куйганыгыз өчен рәхмәт", - дип, шушы авыр заманда театрны шушы дәрәҗәдә тотучы хакимият башлыгыбызга да рәхмәт сүзләрен җиткергән иде. Аннан соң да театрыбызга Дәүләт драма театры исемен бирү турында "Лаек бит, профессионалларддан да әйбәт уйныйлар" дип нык кайгырткан, бу шатлыкны Әтнәгә кайтып күргән, Әтнә Дәүләт драма театры куйган "Мулла" спектакленнән соң сәхнәгә менеп, артистларга күз яшьләре белән рәхмәтен әйткән иде Туфан ага. Бөек шәхесләрне үзенә тартып, алар киңәшен гел истә тотып эшләгәнгә күрә дә бүгенгесе, киләчәге матур театрыбызның. Заманында, район беткәч, Арча җитәкчеләренең берничә кат үзләренә чакыруларына каршы тора алган, театрны Әтнәнеке итеп яшәткән, үз тормышын Әтнәдән, аның театрыннан башка күрә алмаган Гомәр агадан башка ул киләчәкне күз алдына да китереп булмый.

Гомәр ага өчен куанып, аның гадилегенә, аралашу осталыгына сокланып, Әтнәнең Марсель Сәлимҗанов урамыннан атлыйм. Җан тантана итә: әйтеп аңлата алмаслык җиңеллек. Рәхәт. Татар милләтенең халыкка хезмәт иткән, аның белән якыннан аралашкан, шул халыкның кичерешләрен театр сәнгате аша үзенә җиткерә алган, үзләрен бер-берсенә тиң күргән Марсель һәм Гомәр абый кебек шәхесләре булганга, аларның хезмәтен Хөкүмәтебез күреп бәяли белгәнгә бу. Марсель Сәлимҗановның вафатыннан соң, бөек режиссерның исемен республикада беренче булып мәңгеләштергән, аны үзенеке итә алган район хакимиятенә дә рәхмәт укый күңел. Камал театры артистлары кайтып агачлар утыртып, бездә шундый матур киң урам барын күргәнгә, әлеге урамдагы чисталыкны артистларыбыз саклап торганга да шатланам. Горурланам: Әтнәнең, татар милләтенең һичкемгә алыштырып булмый торган үз Гомәре, үз Дәүләт театры һәм аның республикада тоткан үз урыны, республика халкы яратып өлгергән үз артистлары һәм аларга мөкиббән киткән үз тамашачысы бар. Шушы ук урамда туган, Гомәр ага кебек театр дип яшәүче, таләпчән режиссеры Рамил Фазлыев бар. Әтнәләрнең генә түгел, Марсель аганың рухы да шаттыр, чөнки буыннар бәйләнеше дәвам итә. Гомәр абый әйткәнчә, бу зур бәхет һәм Ходай безне бу бәхеттән аермасын.

Олы бүләгең һәм олы юбилеең белән сине, Гомәр ага! Бу синең генә түгел, бөтен Әтнә халкының хезмәтен бәяләгән, аның театрына уңыш юраган бүләк тә һәм моның өчен без, татар милләте, сиңа бик рәхмәтле. Игелеген дә күрергә насыйп булсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев