Әтнә таңы

Әтнәнең "замана балалары"

Яшьләр темасы уйлый башлауга ни өчендер әдәпле егет-кызлар күзалдына килә. Чөнки, ике күренеш гел күзалдымнан китми. Беркөнне автобуста кайтам, кечкенә генә улы белән бер апа да бар. Тукталышка җитәр алдыннан улы ишек төбенә барып басты. Әнисе автобус туктагач кына торды, шулвакытта малае: "Әни, син беренче төш", дип юл бирде. Биш...

Яшьләр темасы уйлый башлауга ни өчендер әдәпле егет-кызлар күзалдына килә. Чөнки, ике күренеш гел күзалдымнан китми.
Беркөнне автобуста кайтам, кечкенә генә улы белән бер апа да бар. Тукталышка җитәр алдыннан улы ишек төбенә барып басты. Әнисе автобус туктагач кына торды, шулвакытта малае: "Әни, син беренче төш", дип юл бирде. Биш яше тулды микән, кулында әнкәсенең сумкасына кадәр бар!

Ә икенче күренеш бөтенләй башка. Янә тукталышта автобус көтәм. Бер кыз бала машинадан авыл башында төшеп калды, аннан зиратка таба юл тотты. Кабер ташын сыйпый-сыйпый нидер сөйләде, карап торды да, урам чатына кереп югалды.
Я, ни диярсез? Арабызда тәртипле, миһербанлылар бармы?
Мисалларда барысы да ачык күренә, минемчә. Кечкенә малайның юл бирә белүе куандыра, әлбәттә. Ә кыз? Әйтик, аның турында начар сыйфатлар белгән булсак та, кызны миһербанлы, дию дөрес булыр. Беренчедән, ул үз туганының каберен белә. Икенчедән, янына керә, эч серләрен сөйли, ягъни күңеле була. Карап, чистартып торуына иманым камил.
Язган мисалларың бик гади диярсез сез. Ә бит яшәү мәгънәсе шуннан - вак-төяк һәм шул ук вакытта иң мөһим кагыйдәләрдән башлана икән. Шул ук исәнләшү дә, саф күңелле булу, һ.б., һ.б. - һәммәсе гади генә әйберләр булсалар да, үтәлүе кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: