Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Зилин урамын ник чистартмыйлар икән?

Җәй буе Зилин урамына асфальт җәйделәр дип сөенә-сөенә хат яздылар районыбыз газетасына. Рәхәткә ирешкеәч язасылары да, рәхмәт тә әйтәселәре килгәндер, анысын да аңлыйм. Мин дә шул Зилин урамында яшим, тик сөенергә генә сәбәп юк. Урамның бу бәхетлеләр яшәгән өлешенә дөрестән дә асфальт җәелде, тик калган өлеше шул килеш торып тора....

Җәй буе Зилин урамына асфальт җәйделәр дип сөенә-сөенә хат яздылар районыбыз газетасына. Рәхәткә ирешкеәч язасылары да, рәхмәт тә әйтәселәре килгәндер, анысын да аңлыйм. Мин дә шул Зилин урамында яшим, тик сөенергә генә сәбәп юк. Урамның бу бәхетлеләр яшәгән өлешенә дөрестән дә асфальт җәелде, тик калган өлеше шул килеш торып тора. Урамыбыз өч халәттә хәзер, асфальт үткән борылыштагы өч йорт тирәсенә азрак боларның да күңеле булсын дигәндәй таш салып киттеләр. Ә без яшәгән очында нишләсәң дә ирек, батасыңмы, чумасыңмы анысын үзен сайлыйсың.

Чәбе тирәсен күзаллаучылар күптер, яңгыр яуса сазлыкка әйләнә. Тик урамның бу өлешендә дә Әтнәдә яшәүчеләргомер иткәнен онытмасагыз иде. Җәй үтте, кыш җитте, тагын күңел кителә. "Урамнар кардан чистартыла,"- дип язасыз. Каршы килмим, дөрестән дә тракторлар йөреп тора, безнең урам башыннан калган җирләрдә. Ә безгә никтер керми. Ярар, без өлкәннәр, өйдән чыкмыйча да ята алабыз, урамыбызда мәктәпкә баручы балалар бар, шуларны, әти-әниләрен бик кызганам. 4 яшьлек балаларны ярар күтәреп чыгарлар инде, 2 класста укучы балаларны да әти-әниләр күтәреп кар ера-ера чистартылган юлга чыгаралар. Кайсы көнне кул белән көрәп тә карыйлар, тик көрәргә дә ара ераклыгы бар...

Болай булмый бит инде, урамның бу өлешендәге кешеләр дә утрауда яшәми, район үзәгендә. Шулай булгач, безнең Зилин урамының без яшәгән өлешен дә онытмагыз әле.

Рәмзия ШАКИРОВА, Олы Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев