Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәнең зур проблемасы

Мәсьәлә хәл итүне сорый Яңа Бәрәскәнең зур проблемасы Юлыбыз юк, машина бата, Басуда - кыргый этләр. Ике бала җәяү йөри, Эт тисә алар нишләр? Яңа Бәрәскә авылында яшәүче ике бала Күлле Киме авылына укырга йөриләр. Алар икесе бертуганнар. Бу ике баланы әниләре көн саен Ары авылы дамбасына кадәр озатып куя....

Мәсьәлә хәл итүне сорый

Яңа Бәрәскәнең зур проблемасы

Юлыбыз юк, машина бата,

Басуда - кыргый этләр.

Ике бала җәяү йөри,

Эт тисә алар нишләр?

Яңа Бәрәскә авылында яшәүче ике бала Күлле Киме авылына укырга йөриләр. Алар икесе бертуганнар. Бу ике баланы әниләре көн саен Ары авылы дамбасына кадәр озатып куя. Автобус көтеп балалар яңгыр яуса чыланып, салкында туңып бетәләр. Яңгыр яуган көнне юеш өсбаш белән 6 сәгать дәрестә утыралар. Салкын тиеп бала авырый башласа, тагын күпме дәрес калдырырга кирәк. Хәзер юлда кыргый этләр йөри башлады. Хак сүз: Кимедән кайтканда өч эт машина артыннан да, алдыннан да ыргылалар. Шул этләр балаларга очраса йөрәкләре ярылыр иде. Кем белә Һөҗүм итүләре дә бар. Җитмәсә икесе дә бер йорт балалары. Ул-бу булса әти-әни нишләр? Басуда кыр дуңгызлары да йөри. Хәтта аю күргән кешеләр дә бар. Юл булмау аркасында авыл халкы газап чигә. Олы йортка ни кирәк, кече йортка да шул кирәк. Бездә бит юллы авыллар кебек сөйләшә, ашый беләбез. Юлы булса без дә йөри алыр идек. Дөрес авылыбыз зур түгел, әмма безнең кебек кечкенә авылларга да яшәргә кирәк. Балаларга бик читен. Безне юллы итәр өчен күп чыгымнар да кирәк түгел. Акбарс таш карьерыннан салынган дамбадан ут баганасы буенча авылга - 1,5 км ара.

Сайлауларда 100 процент тавыш бирдек. Хәзер авыл җирлеге башлыгы да яңа кеше . Элек колхозда директор, зоотехник булып эшләп, юлсызлыкның газабын күп күргәндер. Әтнә юл оешмасы җитәкчесенә дә таныш безнең юллар. Районыбыз башлыгының кешелекле икәнен дә беләбез. Ул авылыбызны газлы, сулы итте. Безне юллы да итсәгез иде! Ник дигәндә гел юл кирәк, хәвеф-хәтәр булса да юлга терәләбез. Җәй көне яшенле яңгыр вакытында койма авып, газ торбасын урталай өзде. Бәхеткә ул-бу булмады, газчылар яшен тизлегендә килеп ясап киттеләр. Каты яңгыр яуган булса, алар да килә алмаслар иде.

Аннан соң авылыбызда бер җирдә дә ут янмый. Баганада ут янганда адашкан кешеләр дә авылны эзләп керә ала иде. Әйтсәң сүз, төртсәң күз. Безне бу халәттән коткарсагыз иде.

Авыл халкы исеменнән

Вәсилә ШӘМСИЕВА,

Яңа Бәрәскә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев