Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнеке һаман арта

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 22 декабрьгә биргән оператив мәгълүматлары буенча, районда бу көнгә 138 тонна тулай сөт савып алынды. Республикада иң зур күрсәткечләрнең берсе бу. Узган елның шушы ук көнендәгедән 21,4 тоннага артык, ай башына карата да +7,8 тонна тәшкил итә. Хәтта алдагы көннән дә ярты тоннага күп. Бу көнне...

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 22 декабрьгә биргән оператив мәгълүматлары буенча, районда бу көнгә 138 тонна тулай сөт савып алынды. Республикада иң зур күрсәткечләрнең берсе бу. Узган елның шушы ук көнендәгедән 21,4 тоннага артык, ай башына карата да +7,8 тонна тәшкил итә. Хәтта алдагы көннән дә ярты тоннага күп.

Бу көнне бер баш сыердан уртача 20,5 килограмм сөт савылды һәм, күз тимәсен, ул һаман арта бара. Бу күрсәткече белән республикада икенче урында баручы Сабаныкы - 17,9 килограмм, аннан соң Мамадыш районы, аларда бер сыердан уртача 17,2 килограмм сөт савалар. Балтач сыерлары - бер пот чамасы һәм башка районнарныкы аннан да кимрәк сөт бирә. Татарстан буенча - 12,5 килограмм.

Рейтинг билгеләгәндә кулланыла торган тагын бер күрсәткеч - авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына җитештергән сөт күләме дә бездә иң зуры. Ул 2,57 килограмм тәшкил итә. 2 килограмм күрсәткечен тагын бер район гына уза алган, Балтачта 2,08 килограмм. 1 килограммны да республиканың җиде районы гына уза алган. Татарстан буенча ул 0,74 килограмм.

Кыскасы, сөтчелек, алай гына түгел, гомумән авыл хуҗалыгы өлкәсендә тоткан урыныбыз тотрыклы. Һәм ул рейтингның башында!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев