Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнеке – иң тыйнагы

Бүгенге көндә республиканың уртак сөт казанына агучы Әтнә сөте иң сыйфатлысы, иң бәрәкәтлесе... шул ук вакытта иң дөресе.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 8 ноябрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, бу көнне Әтнәнең күмәк хуҗалык сыерлары тәүлегенә 20,4 килограмм сөт бирде. Республикада иң зур күрсәткеч бу! Икенче урында баручы Сабаныкы 19,1 килограмм, аннан соң Кукмара - биредә бер сыердан уртача 17,2 килограмм сөт савалар. Татарстан буенча бер сыердан уртача савым 12,7 килограмм тәшкил итә.

Тәүлеклек тулай савым 144,5 тонна булды. Шунысы куанычлы, ай башына карата - 1, узган көнгә карата ярты тоннага арттырдык. Монысы Татарстанда дүртенче күрсәткеч, тиздән өченчегә күтәрелү мөмкинлегебез дә бар. Чынлыкта безнең сөт болай да аз түгел, алдагы елга карата - 119 %. Кукмарада да шулай ук, тик аларда бер сыердан тәүлеклек савым азрак - 17,2 килограмм гына.

Район күмәк хуҗалыклары күрсәткечләрен күзаллыйк. Безне аеруча "Шахтер", "Күшәр", "Тукай" күрсәткечләре сокландыра.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 8 ноябрь көнне тулай савым, өченче - бу көнне бер сыердан тәүлеклек уртача савым, дүртенче - алдагы елга карата зачет исәбеннән сату артык яки ким (килограммнарда)

Шахтер 23386 23,39 +5326

Тукай 22189 22,19 +6966

Таң 21806 21,81 +3213

Ленин 19509 19,51 +612

Күшәр 18055 22,57 +1384

Мәңгәр 13315 19,02 +2344

Дусым 9335 16,52 +4

Уңыш 8484 14,14 +1033

Күңгәр 8017 19,89 +1546

Галимҗ.КФХ 200 16,67

Саттаров Т. 300 15,00

Район буенча 144596 20,4 +22428

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев