Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Каенсарында – ифтар мәҗлесе

Каенсарда да ифтар мәҗлесе узды. Авыл халкының олысы-кечесе - һәр хуҗалыктан берәр кеше кояш баер алдыннан китапханәгә җыелды. Биредә һәр елдагыча "Уңыш" хуҗалыгы җитәкчесе Габделәнәс Хәкимов исеменнән ифтар - авыз ачу мәҗлесе үткәрделәр. Өстәлләр мул, сый-хөрмәттән табыннар сыгылып тора иде. Әле өйдәгеләргә күчтәнәч тә биреп җибәрделәр. Өстәл әзерләү хәстәрен күргән...

Каенсарда да ифтар мәҗлесе узды. Авыл халкының олысы-кечесе - һәр хуҗалыктан берәр кеше кояш баер алдыннан китапханәгә җыелды. Биредә һәр елдагыча "Уңыш" хуҗалыгы җитәкчесе Габделәнәс Хәкимов исеменнән ифтар - авыз ачу мәҗлесе үткәрделәр. Өстәлләр мул, сый-хөрмәттән табыннар сыгылып тора иде. Әле өйдәгеләргә күчтәнәч тә биреп җибәрделәр. Өстәл әзерләү хәстәрен күргән авылдашларга зур рәхмәт.

Хәтердә әле, бер ел элек бу мәҗлесне оештыруда авылыбыз мулласы - Вәгыйзь хәзрәт башлап йөрде. Ни кызганыч, гаять кешелекле һәм гадел, туры сүзле авыл мулласы арабыздан китте. Быелгы ифтар мәҗлесе авылыбыз мулласы Ренат абый башлангычында узды. Сәвит чорында мулла вазифасын башкарган Якуб абыйның улы ул. Ренат мулла вәгазьләгәннән соң, аның ярдәмчесе Габделбәр абый моңлы итеп Коръән аять-сүрәләрен, шул исәптән "Йәсин" сүрәсен укыды. Ә инде кояш баер - авыз ачар вакыт җиткәч, бер төркем ир-ат күршедә урнашкан мәчеткә юл тотты. Монда авыз ачып, ахшам намазын укыганнан соң, мәҗлес кабат китапханәдә, өстәл артында дәвам итте.

Динебез: "Өч көнлек гомерең булса да, укы", - ди. Дөрестән дә, гомерең буе укысаң да яңалык арты яңалык аласың. Габделбәр абыйның: "Ураза - ашау-эчүдән генә тыелу түгел ул. Күзләр дә, колак һәм тел дә уразада була", - диюе уйландырды. Үземә күрә ачыш та ясадым: Раббыбыз барысын да көйләгән шул - карын ач вакытта күзгә чит-ят та күренми, колаклар да кемнеңдер гайбәтен чәйнәүне ишетергә теләми, тел дә кирәксә-кирәкмәсә сөйләшергә атлыгып тормый.

Ә мондый мәҗлеснең тагын бер өстенлеге - мөселманнарның бер-берсе белән аралашу, хәл-әхвәлен белешү мөмкинлеге тууда. Кечкенә авылда бу аеруча мөһим.

Данил ШАКИРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев