Әтнә таңы

ТӨБЕ БЕР, ТАМЫРЫ БЕР...

Чишмәле Сапта яшәүче Марзыя апа белән Фирдәвес абый Мәгъсүмовларның гаиләсе, яшәеше белән якыннан танышкач, аларны әнә шулай куш тирәккә тиңләдем.

Тикмәгә түгел, авырлы­гына түзеп, шатлыгын бер­гә уртаклашып, кирәк ча­гында сабыр итеп, өлкәннәрне олылап, тәрбияле балалар үстереп, яшәү рәвешләре белән бөтен авылына үрнәк һәм тыйнак булып яши белгәннәре өчендер. Хан сарайларында да яшәмиләр, зур коттеджлар да салмаганнар. Әмма төп нигезне бетермичә, әби-баба, ата-ана йолаларын үтәп, барына риза булып яши белгәннәр. Бүген алар авылда иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе. "Әллә ниләр беләләр", - диләр авылдашлары. Бәлки аз гына арттыра да торганнардыр дип кердем алар яшәгән өйгә. Аралашмаган кешеләр түгел, тик өйләренә беренче керүем. Гади авыл өе, кешедә булганның бары да бар, үзләре өй бизәге - елмаюлы ачык йөз. Чиста, җылы... һәм идәндә тал чыбыгыннан үрелгән зур кәрҗин! Буш түгел, эче тулы урман нигъмәтләре - киптерелгән нарат, мүк җиләге үсентеләре, артыш, тагын әллә нинди мин күрмәгән дару үләннәре... Марзыя апа шул серле кәрҗин белән мәш килә. "Үлән чәйләре ясап эчәбез, табигать даруханәсе, телләре генә юк", дисә дә, Арча районының Урман Сәрдәсе авылында 7 балалы гаиләдә үскән Марзыя апа яхшы өйрәнгән алар телен. "Урман белән яшәдек, җиләге, гөмбәсе, үләне, печәне... яры­ша-ярыша ташый идек. Нурмөхәммәт абый бе­лән Фәрзәнә апаның дүр­тенче баласы Марзыя 1940 елның 25 февралендә дөньяга килә, әтисе сугышка киткәндә 6 айлык булып кала. "Кайт­канын хәтерлим, әтине бер марҗа кертеп салганы истә. Ике аягы да гарип иде... шул килеш тә әни өч бала тапты әле, мунчаларга күтәреп кертә идек, алтыбыз исән. Бер минут тик тормады үзе, култык таягы белән йөреп умарталар карый, шәһәрдән кайтучыларның аяк киемнәрен рәтләп бирә иде, киез итек астына салу дисеңме... Әни - фермада, өйгә кайтып эшләрен төгәлләүгә, ирләр күлмәкләре тегә, бер кичтә бер телогрейка сыра... Сапка килгәч тә бик күпләрне кинәндерде әле. Вафатына 13 ел - балачак мизгелләре әнә шулай күз алдыннан үтте аның. Закирҗан белән Зәйтүнәнең 1938 елның 17 маенда туган төпчеге Фирдәвес белән тормыш юлларын гына бәйлисе калды. Гаҗәп бу тәкъдир дигәнең, бер-берсенә насыйп, тик кайда икәнлекләрен белмәгән, күрмәгән кешеләр кавыша. "Күрмәгән үк тү­гел, Фирдәвеснең Кифая апасы безнең күрше егетендә кияүдә иде. Әнисе белән ул да килә. Килсә дә алай артык аралашмадык", - дип туктап калды Марзыя апа. "Алайса, димләп инде", - дип сорыйм Фирдәвес абыйдан. "Димләп тә түгел, йөреп тә түгел, бер күрештек тә, икенче көнне алып кайттым", - дип серле елмая Чишмәле Сап "егете". "Атка утыртып алып кайтты әле", - дип өсти 48 ел гомер иткән хатыны. "Бер күрүдә яраттым була инде бу", дим. "Алай да түгел, болай да түгел, ошый иде, яратуы соңыннан, без үскәндә әти-әни сүзе бар иде. Казаннан кунакка кайтты, әни белде алып кайтасын..." - дип дәвам итә сүзгә саран ир заты. "Кабартмалар пешереп куйган иде әнкәй, мин ике кабартма ашап, әнисе янына ятып йокладым", - ди Марзыя апа. Шулай әниләренең хәйләсе белән кавыша ике йөрәк. "Йөреп чыкмасам да, курыкмадым, әнисе­нә бик әйбәт иде, кычкы­рып та дәшмәде, миңа да шулай булыр, дидем, Алла­га шөкер..." - дип сөенә.

Реклама

Ир акыллы булса, хатын күндәм булыр, диләр. Ир "су­кыр", хатын "телсез" бул­са, тормыш яхшы ба­ра, дип тә өстиләр. Гомер иткәндә берсе дә ар­тык түгел. "Балалар алдында әйткәләшмәдек, лапаста бетереп керә идек, дөнья йорты: сүзе дә чыга, үпкә сакламаска кирәк..." - Мәгъсүмовлар киңәше бу. Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр алар. Бүгенге көндә 6 онык, 1 оныкчыклары бар. Марзыя апа хуҗалыкның төрле эшләрендә эшли, ә югары белемле Фирдәвес абый гомер буе хуҗалыкта инженер вазыйфасын башкара, бер­ара авыл советы рәисе булып эшләп ала. "Кавыш­каныгызга үкенмәдегезме?" - дип сорыйм. "Андый фикер башка да кермәде, авылда бер эшкә тотынсаң, эшлисең дә эшлисең инде..." - диләр икәүләп. Иртән капка төбенә кадәр чыгып ирен эшкә озата, ә кичләрен Фирдәвесе сагынып кайта. Юлсызлыкның үзәккә үткән вакытын да искә алсак, ирнең исән-сау кайтуын ничек көтүләрен үзе белә торгандыр хуҗабикә. Төчеләнә белмәсә­ләр дә, бер-берсеннән башка яши дә алмый­лар. "Яратмаган кеше бе­лән торып булмый ул, яра­там дип әйтмәде түгел, әйт­те, әйтүгә караганда бө­тен яшәеше белән аңла­туы хәерлерәктәдер әле", - ди Марзыя апа. "Ми­­ңа да ансыз читен, өйгә куана-куана кайта идем, әле дә шулай. Җан дигә­не, күңел дигәне бар. Картайгач төннәр дә, көннәр дә озын, тигезлек олыгайгач аеруча кирәк", - дип өстәп куя мәчеткә җыену­чы Фирдәвес ага. Намазга баса ул. "Әдһәм абый үләр алдыннан чакырып алды да, мине җирлә, дип васыять әйтеп китте. Шуннан бирле бу вазыйфа минем өстә", - ди.

Хатын-кыз мамык түшәк, кабарткан да ир, калҗайт­кан да ир, диләр. Мин дә Марзыя апага карап сок­ландым, кайнана белән дә яшәгән, әнисен дә баккан, балалары тәүфыйклы, оныклар да әби тәрбиясен үткән. Барына да өлгерә. Йөзе көлә... Гомер иткән "канаты" исән-сау. Ул әйбәт. Аллаһы Тәгалә менә шушы тигезлектән аермасын аларны..!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: