Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Тол аналар" язмасын дәвам итеп...

Әдһәм Гайнуллин, Бәрәскә авылы

Бу язмам Югары Бәрәскә авылының ирләрен сугышта югалткан тол хатыннар, япь-яшь егетләрен – балаларын көтеп тилмергән ятимә булып калган апаларга чиксез хөрмәтләр белән багышлап языла.
Газетабызның 2019 ел, 28 август санында минем Түбән Бәрәскә авылының “Тол аналар”ы турында мәкаләм чыккан иде.
Шуннан соң, күп кенә фикерләр, үпкәләү сүзләре дә ишетергә туры килде. Уйланып йөри торгач, миндә бер уй туды. Мин үзем Түбән Бәрәскәдә тусам да, әнием Югары Бәрәскәдән иде. Бүгенге көндә үзем дә Югары Бәрәскәдә тормыш итәм, димәк, мин бу очракта эзләнергә тиеш булганмын. Билгеле, мондый эшләрне җиңел генә башкарып булмый. Бу язмамны тупларга ярдәм иткән барлык кешеләргә,  бигрәк тә бертуган Хәйретдинова Назгөл һәм Нәсирә апайларга Аллаһның рәхмәтләре ирешсен. Исемлектә күрсәтелгән бөек затларга иксез-чиксез догаларыбыз кабул булса иде. Бүген аларның һәрберсенә үзебезнең җылы сүзләребез белән күңелләребездә онытылмас һәйкәлләр җиткерик.

Котдусова Тайфә, Габбасова Майсәрвәр, Галиева Галия, Шәмсиева Фәрваз, Бикмуллина Кәшифә, Хисамиева Таифә, Хакимҗанова Газизә,  Тимергалиева Хәдичә, Әхмәтҗанова Сәрвәр, Хәертдинова Мәрфуга, Сафина Мәйсәрә, Зәкәрия (мәэзин) – Хәдичә әби, Әхмәт кызы Фатыйма, Биккинина Хәерниса, Хисамиева Шәрифел, Хәкимҗанова Фатыйма, Хәкимуллина Гөлҗамал, Акбәрова Нәсимә, Галимҗанова Әшраф, Хабибуллина Раузый, Фазлыева Мөнирә, Галимҗанова Хәдичә, Фазлыева Галимә, Баязитова Рауза, Бикмуллина Сәрвәр, Әхмәтҗанова Минзифа, Гимадиева, Нигъматуллина Фатыйма, Нигъматуллина Камәр, Сабирҗанова Рәбига, Насыйбуллина Фәйрүзә, Әкбәрова Зәйнәп, Әкбәрова Фахирә, Баһавиева Газизә, Әхмәтшина Галия, (әби) Әскап, Шәрәй әби, Гыйниятуллина Гөлсем, (кәмәч) Хәдичә, Сафина Нагыймә, Сафина Маһибадәр, Фазлыева Зәйнәп, Хамидуллина Гыйзелниса, Галимҗанова Кафия, (сүрән) Мәрьям, Хөснетдинова Галия, (Тәпән) Хаҗирә, (кәтүк Әхмәтхан хатыны), Гыйззәтуллина Хәтимә, Хәмидуллина Фәриха, Мәгъсүмова Хәдия, Әюпова Саҗидә, Дәүләтшина Гөлчирә (Шаһи), Әхмәдуллина Гөлсем, Мөхәмәтҗанова Газизә, Закирова Нәзирә, Саттарова Гөлчирә,  Фәхретдинова Мәмдүдә, Сабитова Шәмсениса, Садриева Камилә, Нәгыймҗанова Нәсимә, Баһавиева Гыйльмениса, Хидиятуллина Фатыйма, Габдрахманова Гыйльмениса, Сәмигуллина Нәсиха, Нәҗмиева Гадәмбану, Сәлимҗанова Зәкия, Әхмәдуллина Хәтимә, Хәкимҗанова Мөстәфизә, Камалиева Бибихәсәнә, Сабирҗанова Сара, Шакирова Фатыйма, Шаһиева Рәбига, Латыйпова Галимә, Сафина Нәгыймә, Дәүләтшина Фәрзәнә, Әхмәтова Фатыйма, Биктаһирова Гарифә, Хакимова Мәйсәрә, Мөхәмәтҗанова Фәрзәнә, Садриева Фатыйма, Хәкимҗанова Җәүһәр, Латыйпова Сара, Хисамова Мәсрүрә, Фазылҗанова Фәрзәнә, Кадыйрова Сәрвәр, Зарипова Әкълимә – Мөнирә, Шәмсиева (шыгай), Сафина Шаһидә, Хәйретдинова Сәхибҗамал, Мәгъсүмова Рәбига, Хөсәенова Шәмсекамәр, Мәгъсүмова Фатыйма, Садыйкова Сагыйдә, Баһавиева Фатыйма, Гайнетдинова Хәерниса, Сафина Хәдичә, Самигуллина Шәрипҗамал, Шәмсиева Гайшә, Хидиятуллина Маһирә, Галимова Камилә, (каравылчы) Камилә апай, Хабибуллина Әсма, Хуҗиева Хөсни, Нәҗмиева Сәрбиҗамал, Әкбәрова Нәсимә, Галимҗанова Маһирә, Хөснетдинова (Кытый әби), Хабибуллина Гайшә, Зәйнуллина Әсма, Сафина Сәйдә, Хидиятуллина Шәмсебану.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев