Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Тонировка" операциясе - ике протокол төзелгән

Шул исемдәге профилактик чара бүген иртән район юлларында узды.

Операция барышында ике йөртүчегә протокол  төзелгән. Аның берсе- тонировка өчен, штрафы - 500 сум. Икенчесе - куркынчсызлык каешы такмаганга, штраф - 1000 сум.Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев сүзләренә караганда, агымдагы елның бүгенге көненә тонировка буенча барлыгы 101 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Узган ел исә ел буена бу сан 137 булган. Шуны да онытмагыз, тонировка өчен бер тапкыр административ җаваплылыкка  тартылган булып та, чарасын вакытында күрмәгән очракта, икенче юлы 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр арест яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев