Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Тоннель" операциясе : 13 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән

Район юлларында "Тоннель" операциясе узды. Опреация барышында барлыгы 13 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Алара арасында өч йөртүче - номерлары укылмаган, берсе -тонировкалы машинада йөргән, берсе - иминиятләү полисы булмаган килеш йөргән, берсе - знакка туктамаган, алтысы , шул исәптән ике автобус, техник яктан төзексез машинада йөргән өчен җаваплылыкка тартылган....

Район юлларында "Тоннель" операциясе узды. Опреация барышында барлыгы 13 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Алара арасында өч йөртүче - номерлары укылмаган, берсе -тонировкалы машинада йөргән, берсе - иминиятләү полисы булмаган килеш йөргән, берсе - знакка туктамаган, алтысы , шул исәптән ике автобус, техник яктан төзексез машинада йөргән өчен җаваплылыкка тартылган. Бер йөртүчегә каршы як полосага чыккан өчен биш мең сум күләмендә штраф яисә дүрт айдан алты айга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны арттыруны сорый. Шулай ук штрафларны вакытында түләү турында да онытмасак иде. Ә штрафларны вакытында белү өчен ЮХИДИ бүлекчәсенә килеп гариза язарга һәм электрон рассылкага язылырга кирәк. Йөртү хокукы бирүче таныклыкны да вакытында китереп тапшыру зарур. Вакыты шул көннән алып бара башлый. Бүгенге көндә районыбызда бер йөртүче әлеге таныклыгын китереп тапшырмыйча, вакытны сузып йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев