Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Торак 2018" уза

Торак фондында янгыннарны чыгуын кисәтү максатыннан, Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министырлыгының 5 февраль 2018 нче ел 71/ 67 номерлы уртак боерыгы нигезендә "Торак 2018" күзәтчелек профилактика чаралар уткәру игълән ителде. Бу операция вакытында Яна Шашы авылында урнашкан янгынга каршы көрәшү аерымланган посты хезмәткәрләре инструктаж һәм кисәтү чаралары...

Торак фондында янгыннарны чыгуын кисәтү максатыннан, Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министырлыгының 5 февраль 2018 нче ел 71/ 67 номерлы уртак боерыгы нигезендә "Торак 2018" күзәтчелек профилактика чаралар уткәру игълән ителде. Бу операция вакытында Яна Шашы авылында урнашкан янгынга каршы көрәшү аерымланган посты хезмәткәрләре инструктаж һәм кисәтү чаралары үткәрәләр. Шәхси йортта, шул исәптән ялгыз торучылар, куп балалы гаиләләр яшәгән йортларда аңлату эшләре алып баралар. Көннәр тиздэн жылыну сәбәпле күп хуҗалыкларда чуп чар ягу ораклары булырга мөмкин. Йорт тирэсендэ бочка белэн су, тубә кыегына житәрлек озынлыкта баскыч булырга тиеш. Гражданнарга сак булырга, төзек булмаган приборлардан файдаланмаска киңәш ителә.Электр, газ приборларының төзеклеген һәрдаим күзәтеп торырга кирәк. Автомат саклагыч кына электр линиясендә кыска ялганыш яки кирәгеннән артык көчәнеш килгәндә электр утын өзеп куя ала. Бер розеткага берничә электр җиһазын тоташтырганда чыбыкларның кирәгеннән артык җылынуына һәм ахыр чиктә кыска ялганышка китереп чыгарырга мөмкин. Мунча, лапас,гараж һәм башка урынлардагы лампочкаларда плафон булырга тиеш, эш беткэч, төнгэ аларны электр линиясеннэн, йорттан аерып кую зарури. Шулай ук тэмэке тартып йортны жылытып булмый.

Сонгы вакытта торак йортларда оптико-электрон ИП 212-141 маркалы төтенгә һәм температурага тәйсир итә торган датчиклар урнаштыру узенен унай нэтижэлерен бирэ башлады, күп кенә кеше гөмерен саклап калырга булышты.

Йортыбызда янгын булдырмый калу бары тик үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев