«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 37 мең гаилә торак шартларын яхшыртты
Татарстанда быел 2,9 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшыру көтелә.
Узган ел Татарстанда 37 мең гаилә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча торак шартларын яхшырта алган.
Үткән ел 2,6 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 11 процентка күбрәк. Бер кешегә туры килгән торак белән тәэмин ителеш - 27,3 квадрат метр.
Быел республикада 2,9 миллион квадрат метр торак сафка бастыру планлаштырыла.
Проектның максаты — халыкның торак шартларын яхшырту һәм шәһәр мохитен уңайлы итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев