Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТОРМЫШ ТӘМЕ

Дөнья булгач төрле кешеләр белән аралашырга туры килә. Ары сугылып, бире сугылып, ни өчен яшәгәнен белми үлеп киткәннәре дә, балалар дип, тормыш дип җигелеп дөнья көткәннәре дә байтак.

Мин дип кычкырып тормыйлар андыйлар, тыйнак кына тормышларын алып баралар, артык ша­пырынуларсыз балаларын үстерәләр, дөнья матавыгыннан да читтәрәк калырга тыры­­ша­лар. Комыргуҗа авы­­лы җирле үзидарәсен­­нән шу­шы җирлектә гомер­лә­рен авыл хуҗалы­гы хез­мәте­нә багыш­лап, пар­­лы, матур гомер итүче гаиләләр турын­да со­рагач, озак уйлап тормас­тан, Төрекләр авылында яшәүче Гайшә апа белән Илшат абый Хәйруллин­нарның гаиләсен атады­лар. Илшат абый үзе шушы авылда туып-үскән. Кичке мәктәптән соң Үрнәк училищесын тәмамлаган егет туган колхозында тракторда эшли башлый. Егет чак, борынга кызлар исе кергән чак... Бәхетен ерак­тан эзләми туган җиргә гашыйк егет, Төрекләр авылыннан 5 чакрым ераклыктагы күрше Биектау районы Олыяз авылы кызы Гайшәгә күзе төшә аның. Кыз да үзе кебек уңган, язмышын авыл бе­лән бәйләгән, фермада сыер савучы булып эшли. Танышып, күрешеп озак та үтми, 1977 елның мартында бер гаилә булып яши дә башлыйлар алар. Һәм менә шул көннән алып, 35 ел пар булып балалар үстергән, иңне- иңгә куеп эшләгәннәр һәм яшәгәннәр. "Әнкәй белән 28 ел бергә яшәдек, әткәй генә иртәрәк вафат булды", - ди Гайшә апа. Гомерен туган җиргә багышлаган механизатор Илшат абый белән, фермада сыер да сауган, бозаулар да караган Гайшә апа өч егет тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Айдар Казан авыл хуҗалыгы ­академиясен тәмамлаганнан соң аспирантурада кала. Бүген үзе дә шушы академиядә укыта. Өйләнгән, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Икенче уллары Рифат, ветеринария академиясен тәмамлап, үзе яшәгән җирлектә мал табибы булып эшли. Шунда ук фермада сыер савучы булып эшләүче тормыш иптәше Рәзилә белән алар да бер ул, бер кыз үстерәләр. Яңа гына башка чыккан яшьләргә әти-әниләренең ярдәме дә бик зур. Алар эштә чакта балалар әби белән бабай карамагында. Киленнәре Рәзинә дә кайнанасына охшап килгән, хәтта аның якташы да икән - Биектау районы Өлә Казаклары кызы. Өченче уллары Рәдиф, олы абыйсы юлыннан китеп, аның кебек үк авыл хуҗалыгы академиянесен тәмамлаган. Хәзер "Шахтер" кү­мәк хуҗалыгында агроном. Әлегә өйләнмәгән егет әти-әнисе янында гомер кичерә. Менә шулай гомер итеп ята бүген Хәйруллиннар гаиләсе. Олыларның балаларына теләкләре дә бер: "Матур гына яшәсеннәр, үз ба­лаларын үзләре үстереп, игелеген күрергә язсын", - диләр. Тормышларыннан да канәгать алар, мул тормышта, иркен ма­тур йортта яшиләр. Ба­рысы да үз куллары белән төзелгән, маңгай тирен тамызып эшләгән хезмәтнең җимешләре. Лаеклы ялда булсалар да балалар дип, оныклар дип тырышалар. Яшьлекләре хезмәт белән үткән бу парның бүгенге көне сөенерлек. Тормышның яме, тәме дә әнә шул тигез, тыныч картлыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев