Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш кайнап торачак

Яшәүдә тукталыш юк. Адәм баласы теләксез, хыялсыз яши алмый. Бүгенгесен онытып, киләчәген дә фаразлый, хәер анысын да алдан әйтәләр хәзер. Елан елына астрологлар ниләр вәгъдә итә? Зодиак йолдызлыгының кайсы билгесе нинди маҗараларга тарыячак?

Билгеләрнең күбесе хайван исемнәре белән атала. Шулар янәшәсендә суда яшәүче тере организмнар да, Үлчәү кебекләре дә бар. Ничек кенә аталмасын, берсе дә адәм баласына тик торганда үзе килеп ябышмый, зыян да китерми, шулай булгач, иң элек барысы да үзебездән торганлыгын онытмыйк. Уй-теләкләребез якты, изге булса, кешелек сыйфатларыбызны, эшләп торган эшебезне югалтмасак, бар да әйбәт булыр. Сәламәтлегебез турында да үзебез кайгыртмасак, фараз белән генә дә ерак китеп булмас.

Кучкар. Кара су Еланы иң элек сәламәтлегегезгә игътибарлы булырга куша. Яман гадәтләрегездән арынырга вакыт, шулай итмәгәндә үзегезгә шактый зыян китерүегез дә бар. Бүгеннән үк сәламәт яшәү рәвешенә күчсәгез яхшы, гомумән, Елан хәрәкәттәге Кучкарларны үз канаты астына ала. Һөнәри эшчәнлегегез турында да онытмагыз. Бигрәктә вак-төякләргә игътибар итегез, башка вакытта "әйдә ярар", дигән бу ел өчен түгел. Тырыш, үҗәт, үз эшенә бирелгәннәргә генә Елан уңыш вәгъдә итә, тик акча үзеннән-үзе күктән яумаячак. Шәхси тормышта кучкарлар ел дәвамында кайнап торачак, сүзләшергә дә, сөешергә дә, аерылып килешергә дә мөмкиннәр. Бары тик ел ахырында, горизонтта 2014 ел күренгәндә генә азрак тормышыгыз тигез агымга көйләнәчәк.

Үгезбозау. Әлеге елны үгезбозаулар бик актив булып башлап җибәрәләр, кайнап торган энергиягез сезне очыртып кына йөртәчәк. Тик вакытында үзегезне йөгәнләп, сәламәтлегегезне кайгыртырга онытмагыз, бу килештән кыш ахырына энергия запасы бетеп, хәлегез начарланып китәргә мөмкин. Һөнәри яктан Елан берегезне дә уңышлардан мәхрүм итмәс. Бигрәк тә быелгы ел бизнесменнар, иҗади өлкәдә эшләүчеләр өчен. Җәй уртасы аеруча уңышлы. Файдалы танышулар финанс өлкәгезне дә җайга салыр. Бурычка бирмәвегез хәерле, үзегез дә бурычка акча алмагыз. Шәхси тормышыгызда агы да карасы да чиратлашып килер. Туйлар, бала туу да көтелә.

Игезәкләр. Сәламәтлегегез әйбәт булыр. Шулай да саклану комачауламас. Артык күп ашамасагыз, ябыгам дип ач тормасагыз, бар да әйбәт булыр. Эмоцияләрегезне контрольдә тотсагыз яхшы, барын да йөрәккә якын алмагыз. Һөнәри өлкәдә төрле чак булыр, авырлыклар килгәндә үзегезгә генә ышаныгыз, хәер ярдәмгә ашыгучы да күренми.Финанслар белән сак булу сорала. Акчагызны туздырмаска тырышыгыз, җиде кат үлчә, бер кат кис, нәкъ менә сезнең өчен. Шәхси тормышыгыз уңай булыр, сөйгәнегез белән уртак тел табып, аңлашып яшәрсез.

Кысла. Ел сезнең өчен өч периодка бүленер. Ел башында бар да яхшы булыр, февраль-апрель айларында сәламәтлегегез какшап китүе бар, шуңа күрә саклану комачауламас. Һөнәри өлкә дә баш авыртулар китерәчәк. Көтелмәгән тикшерүләр, элемтәләрнең өзелүе дә сезнең файдага булмас. Бигрәктә яз айлары авыр булыр. Көз урталарына мәсьәләләрегез хәл ителер. Банклардан займ, кредитлар алып үзегезне бәйләп куймасагыз, финанс ягы да тотрыклы булыр. Шәхси тормышыгыз да зарланырлык түгел, кыңгыр эшләрегез булса, җәй һәм көз айларында аларның беленүе бар, нишлисең без капчыкта ятмый.

Арыслан. Агымдагы елда арысланнарның сәламәтлеге зарланырлык булмас, шулай да профилактика комачауламас. Һөнәри өлкәдә дә сезне уңыш көтә. Быелгы елда күптән уйлап йөргән планнарыгызны тормышка ашыра аласыз. Ә авырлыклар... алар алай күп түгел һәм сезгә артык зыян салмас. Финанс өлкәсендә дә уңыш көтә, чыгымнарыгыз да, керемнәрегез дә күп булыр. Елан сезгә бик мәрхәмәтле, шәхси тормышыгызда да тәртип. Уңышлардан башыгыз әйләнмәсен, сөйгәннәрегездән артыгын таләп итмәгез, партнерларыгызга ихтирам күрсәтү хакында да онытмагыз.

Кыз. Сәламәтлегегезне саклау өчен сезгә спорт белән шөгыльләнә башларга вакыт. Бу стресслардан саклану өчен дә әйбәт булачак. Мөмкинлек булганда ялгыз калып ял итәргә тырышыгыз, көндәлек мәшәкатьләрдән котылу өчен бу иң уңае. Елан елы сезнең өчен уңай. Җитәкче Кызлар карьераның югары баскычына өметләнә ала. Эшләгән эшеннән канәгать булмаучыларга икенче эшкә күчәргә уңайлы вакыт. Иҗади эштә эшләүчеләрне рухи күтәрелеш көтә. Акча ягы да зарланырлык булмас. Аеруча көзге, кышкы чор уңыш китерә. Шәхси тормыш та әйбәт, сез сөйгәнегездән канәгать.

Үлчәү. Сезгә Елан елы яман гадәтләрегездән арынырга куша. Аз хәрәкәтләнә торган тормыш рәвеше дә сезнең өчен зыянлы. Әгәр бу киңәшләрне истә тотсалар, яшь Үлчәүләр үзләрен ел буе яхшы хис итәрләр. Ә Өлкән үлчәүләр саклансыннар, элекке авыруларыгыз баш калкытуы бар, профилактика да комачауламас. Һөнәри өлкәгә ел дәвамында игътибар бирү кирәк, шулай итсәгез, ел ахырында нәтиҗәсен күреп үзегез дә канәгатьләнерсез. Финанс өлкәсенә нигезне бүгеннән салырга онытмагыз. Ни өчен дигәндә киләсе ел уңышы да быелгыга бәйле булачак. Шәхси тормышыгыз да уңышлы, иске танышларыгызны очратуыгыз бар, бәлки мөнәсәбәтләрегез яңарыр.

Чаян. Стресслардан саклансагыз, профилактика турында онытмасагыз, сәламәтлегегезне әйбәт дип әйтеп була. Тик менә һөнәри өлкәдә авырлыклар булырга мөмкин, моңа кеше белән эшләвегез сәбәп булыр, шуңа күрә һәркемгә игътибарлы булсагыз яхшы, тик адәм баласына кояш та ярап бетмәгәнен онытмагыз. Бу сынауларны да уңышлы үтсәгез, сезне хезмәт баскычында ел ахырында күтәрелү көтә. Акчаларыгызны туздырмасагыз яхшы, уйлап тотканда алар җитәчәк. Шәхси тормышыгыз кайнап торыр, агы да карасы да булыр. Үзара мөнәсәбәтләрне еш ачыкларга туры килер, соңгы чиктә бу аерылуларга да, мөнәсәбәтләрнең өзелүе дә китерергә мөмкин.

Укчы. Сәламәтлегегез әйбәт, нерв системагыз тыныч. Һөнәри өлкәдә дә бар да уңай. Хәтта электән уйлап йөргән хыялыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге дә бар. Күп очракта үзегезгә генә ышанырга тырышыгыз. Эмоцияләрдән башыгыз гына әйләнмәсен, көтелмәгән уңышлар да, көтелмәгән авырлыклар да булыр. Акчаларыгызның бер өлешен туздырырсыз, бер өлешен җыярга туры килер. Шәхси тормышта озак уйлап тормасагыз яхшы, вакыты белән кыю да булырсыз, карарларны да үзегез кабул итәрсез, нәтиҗәсе әйбәт.

Кәҗәмөгез. Авыртып китү ихтималы зур, шунлыктан профилактик чаралар турында онытмасагыз яхшы. Һөнәри өлкәдә бар да әйбәт. Нәрсәгә тотынсагыз шуны башкарып чыгарсыз, сезнең кулдан килмәстәй эш юк. Елның соңгы ике аенда гына азрак мәшәкатьләр булуы ихтимал. Ел дәвамында акча кереме көтелә. Шәхси тормышта бар да әйбәт булсын өчен, азрак партнерыгызга юл куя белүегез дә кирәк..

Сукояр. Сәламәтлегегезгә җитдирәк карагыз. Артык туклану да, спиртлы эчемлекләр куллану да зыянлы. Иммунитетыгызны ныгытмасагыз, салкып тиеп авырту ихтималы бар. Һөнәри өлкәдә вакыты белән агымга ияреп барсагыз да була. Сабыр һәм хезмәт сөюгез нәтиҗәсендә авырлыклар уңай хәл ителер. Карьера үсеше дә көтелә. Кулыгызга акча күп керер, ничек керсә шулай ук чыгар да. Шәхси тормышта Елан күңелсезләнергә ирек бирмәс, тормышыгыз кайнап торыр, шатлыгы да, борчуы да булыр. Көтелмәгән вакыйгалары да җитәрлек булыр. Иске мәхәббәтегезне, яңасын очрату ихтималы да юк түгел.

Балык. Сәламәтлегегез идеаль түгел, профилактика турында онытмагыз. Һөнәри өлкәдә җитәкчегез белән мөнәсәбәтләрегезне җайда тотсагыз бар да яхшы булыр. Финанслар дулкын кебек керер, булмаган вакыты да булыр, әмма акчасыз тормассыз, шул ук вакытта күп хәрәкәтләнергә, йөрергә дә туры килер. Торак шартларыгызны яхшыртырсыз. Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрегезне саклагыз. Шәхси тормышта бер-берегезгә юл куя белсәгез бар да яхшы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев