Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төп йорттагы бала бәхете

Ничә еллар буе сокланып карап йөргән бер гаилә турында газета укучыларга да җиткермәкче булам.Чөнки бу гаилә күпләргә үрнәк булырлык. Гаилә башлыгы Гомәр районыбызның иске Шимбер авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Түбән Көек мәктәбендә белем ала. Укып чыккач, иске Шимбер авылында хисапчы булып эшли башлый һәм төп йортта торып, әти-әниләрен...

Ничә еллар буе сокланып карап йөргән бер гаилә турында газета укучыларга да җиткермәкче булам.Чөнки бу гаилә күпләргә үрнәк булырлык.

Гаилә башлыгы Гомәр районыбызның иске Шимбер авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Түбән Көек мәктәбендә белем ала. Укып чыккач, иске Шимбер авылында хисапчы булып эшли башлый һәм төп йортта торып, әти-әниләрен тәрбияли. Ләкин күп эшләргә туры килми, аны армия сафларына хезмәт итәргә чакыралар. Өч ел хезмәт итеп кайткач, Түбән Көек авылында шул ук хисапчы эшен дәвам иттерә. Аның үз эшен намус белән башкаруын, тырышлыгын күреп Түбән Көек авыл советы рәисе итеп сайлап куялар. Анда 3 ел эшли. Ул чорда Әтнә районының I секретаре булып Сафиуллин, идарә директоры булып Җиһаншин эшли. Җиһаншин Гомәрне чакырып алып, күрше "Алга" колхозына рәис итеп билгели. Әтнә районының тирә-юньдәге колхозлары арасында "Алга" колхозы зурлардан санала. Аңа игенчелекне, терлекчелекне алга җибәрү һәм күтәрү өчен күп тырышлык куеп эшләргә туры килә. 19 ел буе шушы колхозны җитәкли ул. Менә шушы тырыш хезмәте өчен Хөкүмәтебезнең орден ("Почет билгесе" ордены), медальләре, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Алар Әтнә кызы Нурсия белән олыгаеп кына бергә булып, тормыш корып җибәрәләр. Нурсия сабыр холыклы, туры сүзле кыз унынчы сыйныфны тәмамлагач, Казан ветеринария институтына укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамлый. Дипломны белгечне "Тельман", "Алга" колхозларына зоотехник итеп эшкә җибәрәләр. Хатын-кызга зоотехник булып эшләү җиңелләрдән саналмый. Ул эшкә күп вакытта ат белән йөри. Аны үзе җигә, үзе тугара. 7 ел эшләгәч, нурсияне Әтнә техникумына укытучы итеп эшкә чакыралар. Бу хезмәтне дәвам иттерү өчен, аңа тагын бер югары белем алырга туры килә. Һәм шул ният белән Казан педагогия институтына читтән торып укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлый һәм биология укытучысы итеп аны Күлле Киме мәктәбенә эшкә җибәрәдәр.

Алар ике ул үстерәләр. Балалары югары белем алгач, үз гаиләләрен коралар. Олы малае Казан университетын тәмамлап, Әлмәт шәһәрендә гаиләсе белән яши. Кече малае гаиләсе белән Казан шәһәрендә урнашты. Гомәр белән Нурсиянең гаилә корып яши башлауларына да 50 ел гомер узып киткән. Узган гомерне искә төшереп, хатирәләр яңартып, балалар, оныклар куанычына сөенеп яшиләр алар бүген. Менә шушы бәхеттән Аллаһы Тәгалә аермасын аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев