Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР авылларында яшәүче өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан хатын-кызларга 100әр мең сум акча түләячәкләр

2016 елдан 2018 елга кадәр республикабызда яшәүче 29 яшькә кадәрге 124 хатын-кыз дүртенче, бишенче һәм алтынчы тапкыр әни булдылар

Татарстан авылларында яшәп,  өченче, дүртенче, аннан соңгы  баласын тапкан  29 яшькә кадәрге хатын-кызларга бер тапкыр 100 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта  ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

"Бүген 29 яшькә кадәр хатын-кыз өченчесен генә түгел, дүртенче, бишенче һәм  аннан соңгы баласын да тапса, аңа бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча түләнә. Бу - балалар туганда бик кирәкле акчалар...", - дип аңлатты Зарипова.

Министр искәртеп узганча, тиешле карар кабул ителгәнче, хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча  өченче бала тугач кына  бирелгән.

"Без анализ ясаганда, 2016-2018 елларда гына да 124 хатын-кыз  29 яшькә кадәр  өченче баланы гына түгел, ә дүртенче, бишенче, алтынчы сабыйның әнисе булды. Социаль гаделлекне торгызу максатларында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан бу  карар кабул ителде", - дип ассызыклады ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы.

Милли проектлар 2019 ел башыннан Россия Президенты Владимир Путинның " май " указы нигезендә тормышка ашырыла. Татарстанда «Демография» милли проектын тормышка ашыру өчен 2020 елда 8,7 млрд.сум бүлеп бирелгән.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/27-02-2020/rodivshim-tretiego-i-posleduyuschih-detey-zhitelnitsam-sel-rt-vyplatyat-po-100-tys-rubley-5725597  файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев