Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР ФА Тарих институты ТАССРның 100 еллыгына фәнни-популяр ролик чыгарды

Анимацион роликта заманча мәдәнияткә мемлар, эмодзи һәм сылтамалар кулланылган.

ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты,  ТАССРның бер гасырлык юбилеена багышлап, анимация фәнни-популяр ролик чыгарды. Яңа роликны бүген «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә тәкъдим иттеләр.

"Ролик  фәнни-популяр стильдә ясалып, яшьләргә  исәпләнгән. Ул заманча мәдәнияткә кагылышлы мемлар һәм өземтәләр белән баетылган", - диде ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының дисциплинарара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов. Шулай ук видеода эмодзилар файдаланылган, алар ярдәмендә оештыручылар ТАССР халкының кәефен җиткерергә тыышканнар.

Ун минутлык роликта Татарстан үсешенең төп чорлары чагыла. Бу-20 гасыр башында татарлар арасында иҗтимагый үзгәрешләр, 1917 елгы революция, 1990 елның 30 августында Дәүләт суверенитеты турында Декларациягә ТАССР Югары Советы Рәисе, соңыннан тр беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан кул куелу, шулай ук республиканың заманча чынбарлыклары.

 https://www.tatar-inform.ru/news/culture/12-02-2020/akademiya-nauk-rt-vypustila-nauchno-populyarnyy-rolik-k-100-letiyu-tassr-5722205 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев