Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР ГТХМ башлыгы Казанның күп балалы гаилә фатирына янгын хәбәриткеч куйды

Татарстанда күп балалы гаиләләргә, шулай ук иждивениеләрендә инвалид балалар булган гаиләләргә янгын хәбәриткеч урнаштыруның яңа этабы башланды.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Казаннан күп балалы гаилә фатирында янгын хәбәриткеч урнаштырды. Бу хакта «Татар-информ» мага ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстанда күп балалы гаиләләргә һәм инвалид балалары булган гаиләләргә янгын хәбәриткеч урнаштыруның яңа этабы башланды. 

Бүген ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Слеповлар гаиләсенең күп балалы фатирында булды, махсус баскыч ярдәмендә һәр бүлмәгә янгын хәбәриткеч  урнаштырды. Рафис Хәбибуллин ир белән хатынга,  датчик урнаштыру тәкъдимен хуплаганнары өчен,  рәхмәт белдерде һәм күпләрнең хәбәриткечкә (извещатель) карата ышанычсыз карашлары һәм гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүләре  хакында да әйтеп  үтте.

«Безгә Президент программасын тормышка ашыру өчен яхшы финанслау бүлеп бирелде, прибор үзе һәм җайланма бушлай бирелә. Батарея заряды бер елга,  күбрәккә тә җитә. Хуҗаларга хәбәр иткеч  артыннан карап торырга һәм туклану блокларын вакытында алыштырырга гына кала. Шуңа күрә миңа бу эшкә тотынырга туры килде, без аны һичшиксез дәвам итәчәкбез», — дип ышандырды Рафис Хәбибуллин.

Визит ахырында республика ГТХМ башлыгы ир белән хатынга  гадәттән тыш хәлләр министрлыгы символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр, ә балаларга йомшак уенчыклар тапшырды.

Слеповлар Президент программасының яңа этабында янгын хәбәриткечләре алган   гаиләләрнең беренчесе  булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый приборларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2016 елдан башлап урнаштыра башладылар. Быел якынча 85 мең АПИ урнаштыру планлаштырыла.

https://www.tatar-inform.ru/news/incident/13-03-2020/glava-mchs-rt-ustanovil-pozharnyy-izveschatel-v-kvartire-mnogodetnoy-semi-iz-kazani-5728912 файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев