Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Хәрби комиссары генерал Сергей Погодин хәрби комиссар Алмаз Борһановны бүләкләде

4 гыйнварда ТР Хәрби комиссары генерал Сергей Погодин Арча районында булып китте.Ул бер төркем җитәкчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Сергей Николаевич соңгы елларда Арча районының башкаларга үрнәк булып торуын билгеләп узды. Ул армиягә чакыру, контрактникларны туплау, хәрби патриотик тәрбия алып бару мәсьәләләрендә арчалыларның уңышларын югары бәяләде. Узган ел үткәрелгән «Үзәк 2015»...

4 гыйнварда ТР Хәрби комиссары генерал Сергей Погодин Арча районында булып китте.Ул бер төркем җитәкчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Сергей Николаевич соңгы елларда Арча районының башкаларга үрнәк булып торуын билгеләп узды. Ул армиягә чакыру, контрактникларны туплау, хәрби патриотик тәрбия алып бару мәсьәләләрендә арчалыларның уңышларын югары бәяләде. Узган ел үткәрелгән «Үзәк 2015» хәрби өйрәнүләр вакытында да куелган бурычларның җиренә җиткереп үтәвен ассызыклады. «Районнан вакытлыча хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән 15 кешенең дә яхшы әзерлекле булуы һәм алга куелган хәрби бурычларны намус белән үтәве -моның ачык дәлиле,»- диде ул. Шул уңайдан генерал район башлыгы Илшат Нуриевка Россия Федерациясе хәрби көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәме һәм илне саклауга хәзерлекне ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен Россия Оборона министрлыгының «Хәрби дуслыкны ныгыту өчен» медале һәм республика хәрби комиссарының Рәхмәт хатын тапшырды.

Сергей Погодин район хәрби комиссары Алмаз Борһановның да эшен уңай бәяләде.Ел нәтиҗәләре буенча, ул җитәкләгән Арча һәм Әтнә районнары бүлеге республикада 1 нче урынга лаек булды. Генерал Алмаз Борһановка Үзәк хәрби округы командующиеның Мактау грамотасын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев