Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Президенты котлавы

Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Республикабыз Дәүләт Советы, Хөкүмәте исе­меннән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән кайнар котлыйм! 1945 елның 9 мае - илебез, күпмилләтле халкыбыз һәм һәр гаилә язмышында иң әһәмиятле вакыйга. Тез чүктерелгән Рейхстагта бу көнне кешелек тарихында иң дәһшәтле, канкойгыч,...

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Республикабыз Дәүләт Советы, Хөкүмәте исе­меннән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән кайнар котлыйм!

1945 елның 9 мае - илебез, күпмилләтле халкыбыз һәм һәр гаилә язмышында иң әһәмиятле вакыйга. Тез чүктерелгән Рейхстагта бу көнне кешелек тарихында иң дәһшәтле, канкойгыч, коточкыч сугышка нокта куелды. "Яшь аралаш" бәйрәм ителә торган Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый, сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тирән мәхәббәт чагылышы булып тора.

Миллионлаган ва­тан­даш­ларыбызның һәм Җир шарындагы барлык игелекле кешеләрнең рухи ныклык күрсәтеп кө­рәшүе нәтиҗәсендә дөнья, бөтен халыкларны, дәүләтләрне юкка чыгару белән янаган нацизм коллыгыннан котылды. Җиңү гаять зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Туган җир даны һәм азатлыгы өчен гомерен­ дә кызганмаган ка­­һар­ман­нар турындагы як­­ты истәлек йөрәкләребез­дә мәңге сакланыр! Татар­станнан гына да явыз дошманга каршы сугышка җиде йөз меңнән артык кеше китте, шуларның яртысы диярлек туган нигезләренә әйләнеп кайтмады. Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде һәм бик күпләрнең гомерен өзде

Дошманнан үч алу теләге белән фабрика һәм заводларда көнне төнгә ялгап корал койган, алны-ялны белми колхоз кырларында, тылдагы гос­питальләрдә, фән, мә­гариф һәм мәдәният уч­реждениеләрендә хезмәт куйган фи­дакарьләрне һәрчак тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисе белән искә алабыз. Татарстан һәм аның данлыклы баш­каласы - борынгы Казан дошманны җиңүгә һәм хәрабә хәленә китерелгән халык хуҗалыгын торгызу эшенә зур өлеш кертте.

Без ихлас күңелдән каһарман җиңүчеләр буыны вәкилләре - кадерле ветераннарыбызга тиңдәшсез батырлыклары өчен рәхмәт хисләребезне җиткерәбез һәм аларның тормыш шартларын яхшырту, республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуларын тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Ветераннарның күбесе, инде олы яшьтә булуларына карамастан, бүген яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә катнашалар, бу исә буыннар чылбыры өзелмәвенең ачык гәүдәләнеше булып тора. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек моның әһәмиятен тагын да арттыра. Хөрмәтле ветераннар, безне сөендереп, арабызда мөмкин кадәр озаграк яшәсәгез иде!

Җиңү көнен якынайтуга үзеннән өлеш керткән, җиребезгә тыныч һәм азат тормыш алып килгән һәркемгә мәңгелек дан!

Кадерле татарстанлылар! Сезнең һәммәгезгә бә­хет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим.

Җиңү Бәйрәме котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев