Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе: Хезмәт кешесе акча эшләргә тиеш

Россия Конституциясенең 75нче маддәсенә төзәтмә эшчеләрнең хокукларын һәм хезмәткә хөрмәтне яклауны ныгытачак.

Конституциягә гражданнарның хезмәтен хөрмәт итү турындагы төзәтмә эшчеләрнең хезмәт хакын Директорлар дәрәҗәсенә кадәр арттыру өчен стимул булачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев уртаклашты.

«Тормыш  хезмәт белән бара. Соңгы вакытта хезмәткә караш үзгәрде. Хәзер моңа төзәтмәләр кертелә, чөнки хезмәт кешесе акча эшләргә тиеш. Үз вакытында безнең заводта берничә меңгә якын хезмәткәрдән 700 гә якын кеше генераль директордан күбрәк акча эшли иде. Хәзер  алай түгел», - дип аңлатты ул.

Агеев Конституциягә төзәтмәләргә уңай каравын билгеләп үтте, әмма теләсә нинди үзгәрештән соң уйланган эшне гамәлгә кертү кирәк.

Шулай итеп, Россиянең төп законына кертелә торган төзәтмә гражданнарның хезмәтенә хөрмәтне ныгытачак һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итәчәк, шулай ук дәүләт минималь яшәү минимумыннан да ким булмаган хезмәт хакы гарантияләнәчәк.

«Хезмәт хакы эшләп алынырга тиеш, моның өчен  квалификация кирәк,  анысы булсын өчен укырга кирәк, шулай ук эш урыны җиһазландырылырга тиеш",-дип саный Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе.

Элегрәк «Татар-информ» МА Россия Конституциясендә коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү турындагы норманы беркетү әлеге тармакта эшли башлаучыларга ышаныч бирәчәк, дип хәбәр итте.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/06-04-2020/predsedatel-torgovo-promyshlennoy-palaty-rt-chelovek-truda-dolzhen-zarabatyvat-5731899 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев