ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре имтиханны беренче тапкыр биргән автомәктәпләрнең рейтингын төзегән
Барлыгы 180 автомәктәп тәкъдим ителгән иде, аларның тулы исемлеген ведомствоның рәсми сайтында табарга мөмкин.
Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан тапшырган автомәктәпләрнең рейтингын төзегән, дип сөйләделәр республика Дәүләт автоинспекциясендә.
Рейтинг 180 автомәктәп укучылары тарафыннан беренче омтылыштан (теория һәм практика) имтихан тапшыру нәтиҗәләре буенча төзелде.
Уку йортларының тулы исемлеге ТР ЮХИДИ сайтында урнаштырылган.
Республиканың Дәүләт автоинспекциясендә булачак машина йөртүчеләргә автомәктәпне сайлаганда рейтинг белән танышырга, ә уку йортлары башлыкларына нәтиҗәләр ясарга һәм кимчелекләрне бетерергә киңәш итәләр.
Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/22-01-2020/gibdd-rt-sostavila-reyting-avtoshkol-ucheniki-kotoryh-sdali-ekzamen-s-pervogo-raza-5717811
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев