Әтнә таңы

“ТРАКТОР ДА ЙӨРТКӘН ӘБИ!”

Күәм авылында яшәүче, шушы көннәрдә 95 яшен тутырган Әнвәр Нургали кызы Нургалиеваның тормыш юлын сөйләгәндә Һәвәрия апа әнә шулай ди.

Төп чыгышы белән Кү­әмнән булса да, дөньялар әй­ләнгән, тормыш­ның бө­­тен авырлыгын күр­­гән, аның сабакларын үз йө­рәге аша үткәргән, яшь­ле­ге белән күтәргән, әр­не­гән, сулкылдаган, үксе­гән, әм­ма бирешмәгән, җитмә­гәнен хыялы белән тутырган, бүгенге көндә кеше ярдәменә мохтаж булган әбекәйнең гомер юлы адәм баласының никадәр көчлелегенә тагын бер дәлил. Картлык тынычлыгы мич башы җылысыннан гына түгел, үз юлыңнан кадерле кеше барганын күргәндә генә килә, диләр. Ә монысы Әнвәр апаны читләтеп узган. Балачагы, үсмер чагы да бар авырлыкны да ил белән күтәргән елларга туры килгән. Ихтыя­ри-мәҗбүри укып, тракторга утырган. Күпмедер эшләгәч, Бәрәскә якларында тракторыннан егылып төшеп имгәнгән, аннан соң кабат утырмаган. Арчага китеп укытучылыкка укыган, Кушлавыч­та укыткан. "Мин 1938 елда туганмын, миңа бер яшь тулганда Таҗикстан якларына чыгып китәргә мәҗбүр булган апа, үзбәк телен өйрәнү өчен Ленинабад институты­на укырга кергән. Уңыш­­лы тә­мамлап, балалар­­га үзбәк телен өйрәт­кән. Шул чорда Сәмәрканд­та хәрби хезмәттә бул­ган егет белән танышкан, 1942 елда гаилә кор­ган­нар. Ире сугышка чыгып киткән. Иң аянычы, ире сугыш беткәч, Берлин­да 1946 елның 5 мартын­да үлгән. Тагын да аяны­чы, ирләре сугышта үлгән­нәр ташламалардан фай­даланганда Әнвәр апага бернәрсә дә булмады. Соңгы елларда улым Рөстәм (урыны оҗмахта булсын) Арча хәрби комиссариаты аша "запрос" ясаттырды. 1,5 ай эчендә җавап килеп, шуннан соң гына хокукларыннан файдалана башлады. Үзе шул үзәгенә үткәч әйткәндер инде, "Нәрсәгә чыктым икән мин аңа кияүгә, бер файдасын да күрмәдем, балам да булмады", дия иде. Таҗикстанда чуалышлар башлангач, бу якларга күчеп кайтты. Шушы өй­не сатып алды, баштарак күршесе Гөлнур карады, мин янәшәдәге өйдә яши идем. Кешесез калдырып булмый башлагач, мин карый башладым, бу өйгә күчкәнемә 4 ел инде. Бала караган ке­бек тәрбиялим, 2 сәгать саен ашатам, кәефе әй­бәт булганда сөйләшә­­без, як-якларына пено­пласт куеп юындырырга мун­­ча ясадым, башта җылы­­там аны", - дип сөйли әби­­не караучы туганы.

Реклама

Яшь­­лек килә дә китә, карт­лык кала шул. Әнвәр әби бүген урын өстендә, яртылаш утыра азрак. Ара-тирә саташкалап ала, начар ишетә. Шулай да игътибарлы, күз яшьләрен сөрткән Һәвәрия апага карап: "Елама, ирең күптән үлде бит", дип әйтеп куйды.

Менә шушы әбекәйне юбилее белән котларга район Советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов, "Изгелек" социаль үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова, Күәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Фәйзиева белән бергәләп бардык. Айрат Фәнил улының кулындагы РФ Президенты В.В. Путин белән район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның котлау открыткаларын да үзе сорап, кулына алып укыды әбекәй. "Начар ишетә ул, ә укый ала", - дип искәртте Һәвәрия апа. Укыды да башын иеп, рәхмәт әйтте. "100 яше белән котларга да килерсез", дип тә чакырды Һәвәрия апа.

"Шөкер, соңгы елларда өлкән яшьтәге әбекәйләрне еш котлыйбыз. Тәрбия әйбәт, караучылар яхшы булганга яши ялгыз әбекәйләр. Һәркайсына Ходай гомер, сәламәтлек бирсен, рәхмәт, Һәвәрия апа, изгелекләреңнең игелеген дә күрергә язсын. Ә Әнвәр апа 1996 елның 1 июленнән бездә учетта тора", - дип ачыклык кертте Гөлсинә Шакирова. Ә юбилей уңаеннан әйтелгән теләкләргә без дә кушылдык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: