Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Трамвай рельстан төшеп китә

Казанның Вахитов мәйданыннан ерак түгел өч секцияле трамвай һәм өч коммерцияле йөк машинасы катнашында юл һәлакәте булган. Җәмәгать транспортын рельстан төшеп, баганага бәрелә һәм өч автомобильне «эләктерә»

Соңгы мәгълүматларга караганда, авариядә ике кеше зыян күргән — 52 яшьлек трамвай йөртүче һәм 31 яшьлек пассажир: икесе дә имгәнгән. Зыян күрүчеләрнең берсенә урында медицина ярдәме күрсәтергә өлгерәләр, ә икенчесен хастаханәгә озаталар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәрелештән соң трамвай йөртүчесе транспортны тиешенчә туктата алган, шуның аркасында җәмәгать транспорты әйләнмәгән. Хокук саклау органнарындагы чыганак сөйләвенчә, трамвай инде искергән, нәкъ менә шул юл-транспорт һәлакәтләре өчен сәбәп булган да.

Чыганак:https://vatantat.ru/2020/10/36518/

Фото видеодан скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев