Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Трассада ватылган автобустагы сигез баланы коткарганнар

Автобуста 30 пассажир, шуларның сигезе бала булган. (Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). Алексеевски районында трассада Казан-Азнакай автобусы ватылып калган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре автобустагы сигез баланы коткарган. Бу турыда ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Автобуста туңучы кешеләр турында хәбәр кичә 21 47 сәгатьтә килгән. Ярдәмгә 3...

Автобуста 30 пассажир, шуларның сигезе бала булган.

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). Алексеевски районында трассада Казан-Азнакай автобусы ватылып калган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре автобустагы сигез баланы коткарган. Бу турыда ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Автобуста туңучы кешеләр турында хәбәр кичә 21 47 сәгатьтә килгән. Ярдәмгә 3 нче зона коткаручылар отряды киткән.

Казаннан Азнакайга баручы автобус трассада ватылып калган. Автобуста 30 пассажир, шуларның сигезе бала булган. Машина йөртүче запас частьлар алырга киткән һәм ике сәгатькә югалган. Кешеләр ягылмый торган салонда туңа башлаган.

Коткаручылар аларны җылыткан, кайнарчәй эчерткән. Шул вакытка башка автобус килеп җиткән, пасажирларны күчереп утыртканнар.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/27/156876/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев