Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төрекләр авылында яшәүче Марданов Габделнур Гыйльметдин улына 21 март көнне 65 яшь тулды.

Барыбыз өчен дә кадерле җизнәбезне юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аңа иң изге, матур, якты теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы, кешелекле, ярдәмчел, олы йөрәкле булганың өчен, без сине хөрмәт итәбез, яратабыз. Киләчәктә дә язмыш биргән сынауларга сынмыйча-сыгылмыйча, апабыз белән пар канатлы, сау-сәламәт булып, туганнарыгыз, дусларыгыз янәшәсендә тагын бик күп юбилейларны каршыларга...

Барыбыз өчен дә кадерле җизнәбезне юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аңа иң изге, матур, якты теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы, кешелекле, ярдәмчел, олы йөрәкле булганың өчен, без сине хөрмәт итәбез, яратабыз. Киләчәктә дә язмыш биргән сынауларга сынмыйча-сыгылмыйча, апабыз белән пар канатлы, сау-сәламәт булып, туганнарыгыз, дусларыгыз янәшәсендә тагын бик күп юбилейларны каршыларга Ходай насыйп итсен!
Юлын таба-таба, язгы сулар агар,
Кеше гомере, гүя гөрләвек,
Кайгысын да күрдек, шатлыгын да
Бергә яндык, бергә дөрләдек.
Кадерлебез! Бүген сиңа 65 яшь тула
Сабыр гына гомер үрләренә менәсең.
Яши-яши шуны белдек, Җизни,
Барыбызга бу тормышта үрнәк икән син!
Иң кадерле җизнәбез син,
Ничә генә яшең тулса да,
Дөнья тыныч, еллар имин булып,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа - зур рәхмәт!
Иң изге теләкләр белән Рәдиф-Дания,
Данил-Нурия, Ягъфәр-Тәнзилә, Мәсхүт-Гөлзидә, Ленар-Гүзәл, Дамир-Алия, Динар-Илзирә,
Илгиз-Сиринә, Айназ-Ләйсән, Булат, Диләрә,
Инсаф, Рәмис, Ясминә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев