Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Төркиядә булган хәл - ул хыянәт, фетнә..."- "Әтнә таңы"

Хәрби түнтәрелеш вакытында барлыгы 60 кеше вафат булган дип хәбәр итә Төркия прокуратурасы "Шимбә иртән Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдәге хакимиятне үз кулларына алырга теләгән "хыянәтче" хәрбиләрне гаепләп чыгыш ясады. Хәзер Төркиядә булган хәл - ул хыянәт, фетнә", - дип белдерде ул Истанбулның "Ататөрек" аэропортында оештырылган матбугат очрашуында. Фетнәне...

Хәрби түнтәрелеш вакытында барлыгы 60 кеше вафат булган дип хәбәр итә Төркия прокуратурасы

"Шимбә иртән Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдәге хакимиятне үз кулларына алырга теләгән "хыянәтче" хәрбиләрне гаепләп чыгыш ясады. Хәзер Төркиядә булган хәл - ул хыянәт, фетнә", - дип белдерде ул Истанбулның "Ататөрек" аэропортында оештырылган матбугат очрашуында. Фетнәне оештыруда ул инде күп еллар АКШ та яшәгән имам Фәтхулла Гүләнне гаепләде.

«Билгеле, аларга бу хыянәт өчен бик катгый җавап тотарга туры киләчәк", - диде президент. Эрдоган әйтүенчә, хәрбиләрнең бер өлеше "параллель дәүләт"дип аталган структура күрсәтмәсе буенча эш иткән. Аның фикеренчә, бу структура инде илдә 40 ел буе яши. Эрдоган Истанбулга килер алдыннан Мармарис провинциясендә булуын әйтте. "Мин кунакханәдән чыгып китүгә үк, мин булган урынга авиация ут ачты. Мөгаен, алар минем Истанбулга киткәнемне белмәгәндер", - дип фаразлады президент.

"Анадолу" агентлыгы хәбәр итүенчә, Рәҗәп Тайип Эрдоган булган кунакханәне вертолетлар утка тотканнан соң, хәрбиләр бинаны чолгап алган. Бу кунакханә янындагы бәрелешләрдә 5 полицейский тән җәрәхәтләре алган. Матбугат чаралары Фәтхулла Гөленнең фетнәне гаепләп чыгыш ясавын хәбәр итә. Төркиянең милли разведка хезмәте хәрбиләрнең хакимиятне үз кулларына алу омтылышы барып чыкмады дип белдерде.

Хәрби түнтәрелешне оештыруда илнең хәрби һава көчләре җитәкчелеге һәм жандармерияне гаепләделәр. Төркия эчке эшләр министрлыгы фетнәчеләр ягында булган 750 хәрбине кулга алулары хакында хәбәр итә, алар хезмәт вазифаларыннан куылган, хәрби званиеләре юкка чыгарылган. Эшеннән куылган хәрбиләр арасында 5 генерал бар. Хәрби түнтәрелеш тарафдарлары хакимиятне үз кулларына алу өчен көрәшне дәвам итәчәкләрен белдерде. Хәрби түнтәрелеш тарафдарлары кулга алган Төркиянең генераль штабы җитәкчесе азат ителгән. Төркия полициясе Анкара парламенты янындагы бәрелешләрдә 16 фетнәченең үтерелүен хәбәр итә. Прокуратура хәрби түнтәрелеш вакытында барлыгы 60 кеше вафат булган дип белдерде.

(Рәмис Латыйпов әзерләде).

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/16/123131/, фото да шуннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев