Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төркиядән кайткан Россия туристларының аэропортларда температураларын үлчәячәкләр

Әгәр температурасы югары булса, кешегә медицина тикшерүе үтәргә киңәш итәчәкләр. (Казан, 18 август, «Татар-информ»). Россиядә Коксаки вирусының таралуына юл куймау буенча чаралар күрергә карар кылдылар. Шуңа бәйле рәвештә, Төркиядән кайткан Россия туристларының аэропортларда температураларын үлчәячәкләр. Бу хакта «Известия» яза. Пассажирларны тепловизорлар ярдәмендә тикшерәчәкләр. Әгәр температурасы югары икән, кешегә медицина тикшерүе...

Әгәр температурасы югары булса, кешегә медицина тикшерүе үтәргә киңәш итәчәкләр.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Россиядә Коксаки вирусының таралуына юл куймау буенча чаралар күрергә карар кылдылар. Шуңа бәйле рәвештә, Төркиядән кайткан Россия туристларының аэропортларда температураларын үлчәячәкләр. Бу хакта «Известия» яза.

Пассажирларны тепловизорлар ярдәмендә тикшерәчәкләр. Әгәр температурасы югары икән, кешегә медицина тикшерүе үтәргә киңәш итәчәкләр.

Әмма, белгечләр раславынча, югары температура нәкъ менә Коксаки вирусы йоктыруны аңлатмый, ул башка инфекцияләр вакытында да күтәрелергә мөмкин.

«150дән артык төр авыру температура күтәрелү белән характерлана. Бу - күрсәткеч түгел», - дип белдерде Россия медицина фәннәре академиясе академигы Дмитрий Львов.

Моңа кадәр Роспотребнадзор белгечләренең Коксаки вирусы таралуына бәйле вәзгыятькә бәя бирү өчен Төркиягә юл тотачагы билгеле булган иде. Төркия хөкүмәте Россия экспертларын кабул итәргә ризалык бирде инде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев