Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ашыгыгыз, тәртибе үзгәрде

Хөрмәтле редакция! Әйтә алмассызмы, тупланма пенсия фондын сайлаганда яки киләчәктә пенсия тупланмаларыннан баш тартканда, гаризаны кая язарга? Гүзәл.

Җавапны Пенсия фонды бүлегенең төркем җитәкчесе Гүзәл Хәбибуллинадан сорадык. "2014 елдан башлап мәҗбүри пенсия иминиятенең (ОПС) пенсия тупланмаларын формалаштыру өлкәсендә иминиятләүчене сайлау тәртибе үзгәрде. Сезнең сайлау буенча Россия Федерациясенең Пенсия фонды да, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды да иминиятләүче булырга мөмкин. Пенсия тупланмаларыгыз белән идарә итүне шәхси идарә компаниясенә тапшырсагыз да, ОПС иминиятләүчесе булып барыбер дә Пенсия фонды торачак.

"Элек дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлау буенча гаризаны теләсә-кайсы дәүләтнеке булмаган пенсия фондында (НПФ) язарга була иде. Чөнки андый фондлар Россия пенсия фондының трансферагенты буларак, әлеге мәгълүматларны Пенсия фондына тапшырдылар. Алар нигезендә гражданның пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерелде", - дип билгеләде үз чыгышында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе Марсель Имамов.

Ә хәзер дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчү, дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан башка шундый ук пенсия фондына яки кире Россия пенсия фондына, шулай ук киләчәктә пенсия тупланмалары формалаштырудан баш тарту буенча гаризаны Россия пенсия фондының теләсә-кайсы клиент хезмәтенә бирергә була. Гаризаны элеккечә үк почта аша яки курьер белән җибәрергә мөмкин. Бу очракта шәхесне аныклау һәм иминиятләнгән затның имзасы төп нөсхәдә булуны ачыклау нотариус тарафыннан башкарыла.

Шул ук вакытта Пенсия фонды, 2014-2015 елларны мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминиятләүчене сайлау, турыдан-туры пенсия белән тәэмин итү вариантын сайлау белән бәйле. Тулырак белергә теләүчеләр Россия Пенсия фонды сайтында таныша алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорауҗавап