Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төшем генә булдың ахры...- "Әтнә таңы"

*** Төшем генә булдың...*** Төшем генә булдың ахры минем, Өнемме дип йөргән мәлемдә... Калдың ахры,калдың таңы атмас, Караңгылык алган төнемдә... Төшем генә булдың ахры минем, Чынга ашмас хыял томанда... Сагыш баскан җырын күңел көйли, Күз яшьләрем битем юганда... Төшем генә булдың ахры минем, Атылганда күктә йолдызлар... Бәхет җебен тартып айлы...

*** Төшем генә булдың...***

Төшем генә булдың ахры минем,

Өнемме дип йөргән мәлемдә...

Калдың ахры,калдың таңы атмас,

Караңгылык алган төнемдә...

Төшем генә булдың ахры минем,

Чынга ашмас хыял томанда...

Сагыш баскан җырын күңел көйли,

Күз яшьләрем битем юганда...

Төшем генә булдың ахры минем,

Атылганда күктә йолдызлар...

Бәхет җебен тартып айлы төндә,

Кемнәр-кемгә инде кул сузар...

Узган юлда өзә өметләрне,

Сикәлтәле чокыр-чакыры...

Мизгелләрне бәйли алмас булган,

Төшем генә булдың ах(ы)ры...

(Азат Хакимзянов...13.07.2016 ел.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев