Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Төшкә керә тумый калган җаннар..." -"Әтнә таңы"

Тумый калган җаннар Дөнья рәхәт! Дөнья шундый рәхәт! Кайнап тора каннар! Тик нигә соң һаман арта бара Тумый калган җаннар? Һич ышанмыйм: татар хатын-кызы Таш бәгырьле түгел! Карыныңда җан иңәсе бала Ник кадерле түгел? Сукыр лампа, салам түбә күптән Таш гасырда калган. Тормыш авыр - бүген әйткән бу сүз -...

Тумый калган җаннар

Дөнья рәхәт! Дөнья шундый рәхәт!

Кайнап тора каннар!

Тик нигә соң һаман арта бара

Тумый калган җаннар?

Һич ышанмыйм: татар хатын-кызы

Таш бәгырьле түгел!

Карыныңда җан иңәсе бала

Ник кадерле түгел?

Сукыр лампа, салам түбә күптән

Таш гасырда калган.

Тормыш авыр - бүген әйткән бу сүз

- Үтне сытар ялган.

Үз ризыгы белән килә диләр,

Һәр нарасый җиргә.

Үз теләгең, ни йөрәгең белән

Җанын кыеп җирлә...

Аңлыйм диеп тырышма син, акыл,

Аңламасын дөнья!

Әле дә ничек якты көн күзенә

Бу җинаять сыя!

Дөнья рәхәт! Дөнья шундый рәхәт!

Тыныч гамьсез таңнар...

Төшегезгә кермәсме соң,

Тумый калган җаннар...

29.10.2016. Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев