Әтнә таңы

“Цивилизация” авыруы – "Әтнә таңы"

"Цивилизация" авыруы Бүгенге көндә 180 миллионнан артык кеше шикәр авыруыннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шундый саннар китерә. Алдагы елларда да бу сан икеләтә артырга мөмкин, диләр. Гөлнар САБИРОВА Район .үзәк больницасы табибәсе Лилия Солтанова белән шул хакта сөйләшәбез. - Авыру нилектән килеп чыга? - Диабет - йогышсыз. Диабет килеп...

Реклама

"Цивилизация" авыруы Бүгенге көндә 180 миллионнан артык кеше шикәр авыруыннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шундый саннар китерә. Алдагы елларда да бу сан икеләтә артырга мөмкин, диләр. Гөлнар САБИРОВА Район .үзәк больницасы табибәсе Лилия Солтанова белән шул хакта сөйләшәбез. - Авыру нилектән килеп чыга? - Диабет - йогышсыз. Диабет килеп чыгуга сәбәп булучы факторларның берсе - нәселдәнлек. Нәселдә, гаиләдә кем дә булса диабет белән авырый икән, аның сездә дә килеп чыгу ихтималы зур. Диабетның икенче сәбәбе - симерү. Бәхеткә каршы, әгәр кеше аның белән даими көрәшсә, бу факторны булдырмаска да мөмкин. Өченче - инсулин эшләп чыгаручы бета-күзәнәкләрнең зарарлануы. Дүртенче - вируслы инфекцияләр: кызылча, чәчәк, эпедемик гепатит, грипп һәм башкалар. Бишенче - нервлар стрессы. Алтынчыда - яшь. Олыгайган саен авырту ихтималы арта бара. Кайбер белгечләр диабетны "цивилизация" авыруы диләр. Шикәр диабетының 1 тибы инсулин җитми башлагач барлыкка килә. Ул еш кына бала һәм яшүсмер вакытта үсеш ала, әмма өлкәннәрдә дә килеп чыгарга мөмкин. 2 тибы гадәттә, өлкән яшьтәгеләрдә барлыкка килә. Бу вакытта ашказаны асты бизе күзәнәкләре, эшләвен дәвам итеп, инсулин бүлеп чыгарса да, бавыр, мускулларның һәм майлы тукымаларның күзәнәкләре моны кабул итми. Өстәвенә, организмга шикәр күбрәк кергән саен, күзәнәкләрнең инсулинны сиземләве шуның кадәр кими бара. - Шикәр авыруның симптомнарын хакында да әйтеп узыгыз инде. - Хәлсезлек, авыз кибү, ябыгу, берүк вакытта аппетит көчәю, артык тирләү дә шик тудырырга мөмкин. Шикәр чирен 1 һәм 2 типларга бүлеп йөртәләр. 1 тип шикәр авыруы башланган кеше күп итеп су эчә башлый. Шул рәвешле сидек тә күп килә, тыныннан ацетон һәм черегән бәрәңге исе килүчән. Ә 2 типта кешеләрнең тәненә шеш чыга башлый, күзләре начар күрә, парадонтоз булып тешләре коела башлый. Кайчак кеше еллар буена йөреп, үзенең шикәр чире белән авыруын белмәскә дә мөмкин. Шуның өчен дә 30-40 яшьтән узган һәркем үзенең канында шикәр микъдарын даими рәвештә тикшертеп торырга тиеш. Шунысын да онтмаска кирәк: канда шикәрнең артуы түгел, ә катлауланулар куркыныч. Бөерләр, күзләр, йөрәк-кан системасы зарарланырга мөмкин. Бәвел еш бүленеп чыгу, авырлыкның бик тиз кимүе, хәлсезлек, тиз аручанлык, кул-аяклар ою, баш әйләнү, яралар акрын төзәлү, көзән җыеру, күз алдында ак элпә барлыкка килү кебек билгеләр күзәтелсә, табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Балаларда, олыларда шикәр нормасы 3,3-6,1 ммоль/л, бала көткәндә 3,3-5,2ммоль/л булырга тиеш. - Шикәр чиренә карата нинди профилактик чаралар куллану кирәк? - Гәүдә авырлыгын сакларга кирәк. Көнгә 4-5 мәртәбә, аз-азлап ашарга. Баллы продуктлар, соклар һәм камыр ризыкларын күп кулланмаска. Майлы ризыкларны чикләү кирәк. Ашау рационына җиләк-җимеш кертү дә кирәк. Исерткеч эчемлекләр кулланмаска, тәмәке тартмаска. Елга бер тапкыр канда глюкоза микъдарен тикшертү кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: