Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәскирә әбигә 90 яшь

Югары Көек авылында гомер иткән, бүгенге көндә Осиново бистәсендә яшәүче Тәскирә Гыйниятова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Барлык уңайлыклары булган шәһәр фатирында үзе генә гомер кичерә ул. Хәер, ике улы да якында гына булса да, үз тормышлары. "Көн саен килеп торалар, телефоннан шалтыратып берәр нәрсә кирәкмиме, дип сорыйлар. Аллага шәкер, киленнәрем дә, улларым да, оныкларым да бик әйбәтләр. Бирегә ияләштем инде. Суык суы да, җылысы да бар", - диде әбекәй бүгенге тормышына куанып. Куанмаслык та түгел, бар да җитеш. Өстәл тулы ризык. Әлеге буын хәзерге тормышны җәннәткә тиңли. Тәскирә әбекәй дә: "Иң мөүиме баш кына исән булсын. Баш исән булса, барысы да була. Менә сугыш елларында нинди генә авырлыклар күрмәдек. Урман да кистек. Берьюлы агачны шакмаклап кисәргә куштылар. Поездларны йөртер өчен диделәр. Тау кадәр өеп кайтып китәр идек. Икенче көнгә бер бөртеге дә калмас иде, - дип искә алды ул.

Бүгенге көндә хәтере начаррак, колакка катырак булса да, үз аягында йәри. "Күзлеген киеп куя да газетын да, календарендә укый. Календарьдәге киңәшләрне безгә дә өйрәтә әле", - диде олы улы Зөлфәр. Туларак язманы "Әтнә таңы" газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев