Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төсле кәбестә һәм помидордан салат - "Әтнә таңы"

Әлеге салатны ясау өчен бары тик төсле кәбестә һәм помидор, сыр, сарымсак һәм тәмләткечләр кирәк булачак. Болар; - помидор - 2 данә; - сыр (каты булса әйбәтрәк)- 50 грамм; - сарымсак - 2 тырнак; - төелгән кара борыч, тоз - тәменчә; - майонез - 1 аш калагы; - төсле кәбестә...

Әлеге салатны ясау өчен бары тик төсле кәбестә һәм помидор, сыр, сарымсак һәм тәмләткечләр кирәк булачак.

Болар;

- помидор - 2 данә;

- сыр (каты булса әйбәтрәк)- 50 грамм;

- сарымсак - 2 тырнак;

- төелгән кара борыч, тоз - тәменчә;

- майонез - 1 аш калагы;

- төсле кәбестә - 1 данә.

Бик зур булмаган төсле кәбестәне юабыз, йомшарганчы пешерәбез, суытабыз, бүлгәлибез.

Помидорларны чистартабыз, телемләп турыйбыз, сыр һәм сарымсакны угычта уабыз.

Кәбестә, помидор, сыр һәм сарымсакны кушабыз, майонез салабыз, тоз һәм борыч сибәбез.

Әлеге салатны ясау өчен күп вакытта кирәкми. Тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев