Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Цунами: 250 мең кеше...

Мондый һәлакәтнең моңарчы күренгәне булмады.

"Гавайның цунами буенча Тын океан кисәтү үзәге хезмәткәре Стюарт Вайнштейн 2004 елның 26 декабре көнне 15.00 сәгатьтә, Автралиядәге сейсмометрдан бу хакта хәбәр терки. Мәгълүматларга караганда, Индонезиянең Суматра утравының төньяк яр буенда яңа гына 8,0 магнитудалы көчле җир тетрәве була. Тик унбиш минуттан соң ук әлеге үзәк Тын океанда цунами барлыкка килү куркынычы юк, дип раслаган бюллетень чыгара. Бу документ артыннан икенчесе тапшырыла. Вайнштейн һәм аның хезмәттәшләре цунами мөмкин, тик Һиндстан океанының җир тетрәү эпицентры районында гына дип хәбәр итәләр. Чынбарлык галимнәрнең иң куркыныч борчуларыннан күпкә артыграк булып чыга. Биеклеге 15 метр булган зур дулкыннарның тулы бер сериясе төбәкнең унбишләп илендә 250 меңгә якын кешене үтерә. Хәзерге заман тарихында иң зур булган бу табигый катастрофа миллионнарның тормышын үзгәртте, мөгаен, беренче тапкыр цунаминың гаять куркыныч булуы турында уйланырга мәҗбүр итте.

 

Цунами һәм кешеләр турында

Бу фаҗиганең масштабы шунда ук билгеле булмый. Хәлне хаос, зыян күргән күп кенә районнарда заманча коммуникация чаралары булмау, җимереклекләрнең бер-берсеннән меңнәрчә чакрымнарда урнашкан илләргә кагылуы катлауландырды. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан соң беренче сәгатьләрдә, корбаннар саны артыр, дип кисәтеп, йөзләгән һәлак булган һәм хәбәрсез югалган кешеләр турында саклык белән генә сөйләштеләр. Коткаручылар башкалардан көчлерәк зыян күргән шәһәр һәм авылларга тиз генә барып җитмәделәр, җимерек-өемнәрне сүтәргә, хәтта бөтен бер буын гаиләләрдән юкка чыккан кешеләр санын билгеләргә дә күп вакыт кирәк булды.

 

Акрынлап, яңа мәгълүматлар кергән саен, һәлакәтнең моңарчы күрелмәгән, һәрхәлдә, XXI гасыр башы буенча алсак, коточкыч зур масштабта булуы ачыклана. Рәсми рәвештә генә 230 мең кешенең үлүе раслана, ләкин 2004 елның декабрь аенда искә алыр кешеләре дә булмаган бәхетсезләрне дә искә алсак, үлгән кешеләрнең саны, ким дигәндә, чирек миллионнан артып китүе аңлашыла.

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/illustrations/%D0%B2%D0%BE%D0%BB%D0%BD%D0%B0-%D1%86%D1%83%D0%BD%D0%B0%D0%BC%D0%B8-%D0%BC%D0%B0%D0%BD%D0%B8%D0%BF%D1%83%D0%BB%D1%8F%D1%86%D0%B8%D1%8F-%D0%BC%D0%BE%D1%80%D0%B5-%D0%B2%D0%BE%D0%B4%D1%8B-4443165/

Чыганак: https://realt.onliner.by/2019/12/26/tsunami-2?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&dbr=1

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев