Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Тәтлек” күпере Әтнәне бизәми

"Тәтлек" күпере Әтнәне бизәми Иртә таңнан редакциягә Күәм авылында яшәүче Зөлфәр Борһанов килде. Кызу иде, барыбызга да эләкте. - "Күәмнең "Тәтлек" күпере ишелеп төште, үтә торган түгел, янәшәсендә идем, ярый төшеп китмәдем, мин беренче группа инвалид, сукырлар җәмгыятендә исәптә торам, ник эшләтмисез, нәрсә карап торасыз..."- "Әтнә таңы" журналистлары, аз дигәндә...

"Тәтлек" күпере Әтнәне бизәми

Иртә таңнан редакциягә Күәм авылында яшәүче Зөлфәр Борһанов килде. Кызу иде, барыбызга да эләкте.

- "Күәмнең "Тәтлек" күпере ишелеп төште, үтә торган түгел, янәшәсендә идем, ярый төшеп китмәдем, мин беренче группа инвалид, сукырлар җәмгыятендә исәптә торам, ник эшләтмисез, нәрсә карап торасыз..."- "Әтнә таңы" журналистлары, аз дигәндә атнага ике тапкыр, эчен, бар ачуын әнә шулай бушатып чыгып китүчеләрне тыңлый. Кулдан һәм көчтән килгән кадәр (җитәкчеләр ни дәрәҗәдә тыңлый, ни дәрәҗәдә намуслылыкка бәйле анысы) халыкның үтенечен, көнкүреш мәнфәгатьләрен хәл итәргә тырышабыз, әнә шуңа шулай үз итәләр безне. "Күпер салучы оешма түгел бит без", - дип аңлатырга тырышсам да файдасы булмады, "Салмасагыз, эшләтегез әнә..."- дип кырт кисте. Эшләтми кара, иртәгә 6-7 км үтеп, күп вакыт җәяү, тагын киләчәген күз алдына китереп, киттек туган авылга. Дөрес, олы юл өстендәге күпер түгел бу, игътибар итмәсәң дә була, тик авылның иске дип йөртелгән өлешен югары очы белән бәйләүче күпер. Дөрес әйткән Зөлфәр абый, күпер җимерелгән, дөресрәге су аның ярын алып киткән. Тимер күпер яны бер генә җимерелмәгәнен рәсемнән дә күреп була, аңа бер кат басма салган булганнар инде, тик анысы да чыдамаган... Кайчандыр бу күпергә урам төшә иде, машиналар йөрерлек юл иде бу. Ә бүген әйләнә-тирәсен агачлар, әрекмәннәр басып киткән, шулай да салынган сукмак бетмәгән, димәк күпердән файдаланганнар.

выл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин да моны инкарь итмәде, "Йөриләр иде аннан. Бер ул күпер генә түгел әле, мәктәп астындагысын да алып китте соңгы яуган яңгыр. Бүген-иртә генә күпер салып куям, дип әйтә дә алмыйм, шулай да басма белән тоташтырып, халык йөрерлек хәлгә китерербез, дип уйлап йөри идем", - диде. Шулай булачагына шигем юк, чөнки авыл караулы. Биш зиратлары булып, шуларның бишесен дә тәртиптә тоткан авыл җирлеге бу, шуның берсе - Изгеләр зираты. Бер зиратын тәртиптә тота алмаучылар барын уйлаганда, авыл халкы бердәм...

"Чиста су" максатчан программасы буенча эш тулы көченә бара. "Алла боерса, быел эшләнгән өлешенә җәй көне су бирергә тырышабыз инде", - ди авыл хуҗасы. Биш ел эчендә авылның калган өлешләренә су кертеләчәген белү дә күңелгә рәхәтлек өсти. Ә бу ике күперне табигатьнең чираттагы сынавы дип карыйк. Хәл ителер, дип ышаныйк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев